Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Районыбыз энҗесе

Районыбыз сәләтле балаларга, яшьләргә бай төбәк. Алар укуда, спортта, мәдәнияттә, эштә дә үзләрен оста, һәряклап булдыклы шәхес итеп күрсәтәләр, таныталар. Менә бүген дә сезне шундый уңган, кечкенә булуына карамастан, күпкә ирешкән кызчык белән таныштырырга булдык.

Элина Хуҗина Круглое Поле поселогында яши. Аңа нибары 7 генә яшь, ә ул инде Казан, Мәскәү шәһәрләрендә үткән матурлык конкурсларында катнашып, мәртәбәле исемнәр алган бала. Әле күптән түгел Мәскәүдә узган «Россиянең кечкенә королевасы», «Россиянең яшь королевасы» матурлык конкурсларында катнашып «Кечкенә мисс-камиллек» исемен алып кайткан. 
– Моңа кадәр Мәскәүдә булганым юк иде. Минем өчен Мәскәү истә калырлык, бик матур шәһәр. Без Кызыл мәйданда да булдык, шәһәр океанариумына, циркка бардык, Мәскәү диснейленды да бик ошады. Конкурска килгәндә, анда катнашучылар күп иде. Илебезнең төрле почмакларыннан 48 кеше катнашты. Аларның кайберләре белән якыннан танышып, дуслаштык та, – дип уртаклашты кичерешләре белән Элина.  
  Элина Чаллы шәһәренең 64нче прогимназиясендә, 1 сыйныфыта белем ала, тырышып укый. Укудан кала, ул бию, вокал белән шөгыльләнә, фортепианода уйный, бассейнга йөзүгә дә йөри. 
 «Уйнарга вакытың каламы соң, шөгыльләрең бик күп бит?» – дип сорау биргәч, кызчык елмая да: «Мин барысына да өлгерәм. Шул исәптән уйнарга да. Аеруча мин туганнарым арасындагы апа-абыйларым, энеләрем-сеңелләрем белән уйнарга яратам», – дип җавап бирә ул.
 Әлбәттә, Элинаның шундый күпкырлы, сәләтле шәхес булуында әнисе Еленаның да өлеше зур. Ул кызын төрле конкурсларга йөртә, аны төрле яклап үстерергә, куйган максатларга ирешергә, холыкны чыныктырырга өйрәтә. 
– Без матурлык конкурсларын тышкы чибәрлекне бәяләүче бәйгеләр итеп кабул итәргә өйрәнгән. Чынлыкта исә, биредә балаларның сәләтенә дә зур игътибар бирелә, – дип сөйли Елена Хуҗина. – Аннары мондый чараларның һәркайсында файдалы мастер-класслар да уздырыла. Анда сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, жюрига, тамашачыларга үзеңне ничек дөрес, отышлырак итеп  күрсәтергә өйрәтәләр, – иде ул.
 Элина Хуҗина мондый төр конкурсларда катнашуны «Мини-мисс Татарстан» бәйгесеннән башлап җибәргән. Аннары «Татарстан энҗесе» («Жемчужинка Татарстана») һәм башка конкурслар булган. 
– Бәйгеләргә мин әнием, әбием һәм бабаем белән йөрим. Әниемнең эше күп булган чакта, мине төрле шәһәрләрдә узучы бу чараларга әби-бабаем алып бара, – ди Элина. 
 Сәләтле кызның әнисе фармацевтик компаниядә медицина вәкиле, ә шимбә көннәрендә Иштирәк авылы мәктәбендә химия, биология укытучысы булып эшли икән.  
 Элина һәм Елена Хуҗина ирешкән уңышларда гына тукталып калырга җыенмый. Алда аларны тагын яңа конкурслар, кастинглар, сынаулар көтә. 
– Безнең май аена бик күп чаралар планлаштырылган. Бу «Мини-мисс Татарстан», «Татарстан энҗесе» дигән конкурслар, хореография юнәлешендә башка төрле чаралар һәм бәйгеләр. Безнең график сентябрь аеннан алып май ае ахырына кадәр алдан язылып куелган, – дип планнары белән уртаклашты Елена Хуҗина. 
 Хушлашыр алдыннан Элина  районыбызда яшәүче яшьтәшләренә, барлык сәләтле балаларга куйган максатларга ирешүләрен, барлык хыялларның чыга ашуын теләде. 
 Без дә рацоныбызның энҗе бөртеге булган Элина Хуҗинага уңышлар, яңадан-яңа җиңүләргә ирешүен телләп калабыз. 


 Алсу Тимерханова
Фотолар Елена Хуҗинадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев