Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Әни кешеләргә карата ягымлы, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтте

Дөньяда әнидән дә кадерлерәк кеше бар микән?! Баласының олы шатлыгын да, күңел ярасын да, йөрәгенең еш типкәнен дә, хәтта түккән һәрбер яшенең сәбәбен дә бары әниләр генә аңлый. Райондагы иң матур авылларның берсендә – Колышта яшәүче Гөлфинә апа Зәйдиева да әнә шундый затлардан.

Гөлфинә ханым Зәйдиева дүрт ир бала тәрбияләп үстергән. Үзе ул Калмия авылы кызы. Балачактан ук әти-әнисенең ярдәмчесе, тырыш, итагатьле бала булып үсә. 19 яше тулгач, сөйгән яры – Колыш авылы егете Ягъфәр белән кавышып, матур гаилә коралар. Яшь парларның бәхетен тулыландырып уллары Ришат, ә аннары тормышларына тагын да ямь биреп икенче уллары Рифат дөньяга аваз сала. Озакламый шатлык өстенә шатлык булып игезәк уллары Илфат белән Илшат туа. Ләкин шулай матур итеп, күгәрчендәй гөрләшеп яшәгәндә Зәйдиевлар гаиләсенә олы кайгы ишек кага. Ире Ягъфәр, якты дөнья белән хушлашып, мәңгелеккә китеп бара. Зур югалту бик авыр булса да, тормышның мондый сынавына бирешмичә, олы йөрәкле Гөлфинә ханым үзендә көч табып яшәвен дәвам итә. 
Чиста күңелле, мөлаем ханымны язмыш Вәгыйзь әфәнде белән кавыштыра. Шулай итеп ул гаилә учагын яңадан кабыза, Гөлфинә ханымга яшәү яме бирә, балалары белән бергә аны үз канаты астына ала. Сабыйлар өчен әти дә, дус та, киңәшче дә, яклаучы да була ул. Бүгенге көндә дә авылның үрнәк гаиләсе, матур пары булып яшиләр алар. 
– Вәгыйзь минем өчен олы терәк. Балаларның киңәшчесе, оныкларның яраткан бабае да ул бүген. Без аның белән бер-беребезне ярты караштан аңлап, бик бәхетле яшибез, – дип сөйли Гөлфинә ханым. 
Ул эчкерсез табигатьле, сабыр холыклы, яхшы күңелле кеше. Гомергә хезмәт белән яшәгән. Көчле рухлы да, мәрхәмәтле дә ул. Балаларында да шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышкан. Уллары менә дигән акыллы, тырыш, хезмәт сөючән егетләр. Ике улы – Ришат белән Рифат бүгенге көндә гаиләлеләр, Яр Чаллыда яшиләр, икмәк продуктлары комбинатында эшлиләр. Игезәк уллары Илфат белән Илшат исә туган туфракларына тугры булып, әлегә туган йортта гомер итәләр, хужалыктагы бар эшне башкаралар. Илфаты – авылына бар җаны-тәне белән бирелгән, хәл итәсе нинди генә сорау булмасын, ул һәрчак беренче булып ярдәм кулын суза.
– Илфатка нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итмә, кире какканы юк. Шәһәрдән төзелеш материалы да алып кайтып бирә ул, кирәк булса дәваханәгә дә илтә. Илшаты да бик ярдәмчел, балык тотып безне гел сыйлап кына тора, – ди Гөлфинә ханымның балалары турында күршесе Рәзилә апа Сәгыйрова.
– Әнинең тырышлыгы зур. Үзенең үрнәге белән ул безне кешеләргә карата ягымлы, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтте. Бар көчен куеп безне үстергәне өчен әниебезгә мең рәхмәтлебез. Әле тагын озак еллар әни белән бергәләп матур итеп яшәргә иде, – дип калды улы Илфат безне озатканда.
Әйе, Гөлфинә ханымның сөйкемлелеге, гадилеге ничектер үзенә тартып тора. 
– Гөлфинәләрнең өй ишеге һәрчак ачык, өй тулы халык, өстәл тулы тәмле ризык, – дип сөйли авыл абыстае Фәнүдә апа Сабирова. 
Балалары өчен мәрхәмәтле ана, үрнәк әни булса, Колыш халкы өчен һәрберсенең кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша уздыручы, олы җанлы кеше ул. Хәтта авыл халкы арасында да аны «Әнәй» дип тә йөртүчеләр бар икән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X