Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Колыш авылыннан Бәшәровлар:  «50 ел бергә яшәү – олы бәхет»

«Сандугачлар кебек пар килгәннәр» – бу сүзләр нәкъ Хәким абый белән Фәния апа Бәшәровлар хакында. Алтын туйларын каршыларга йөргән мизгелләрдә әлеге күркәм гаиләдә мин дә кунакта булып кайттым. Иңне-иңгә куеп, инде 50 ел тату һәм үрнәк гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итәләр алар.

 Әле күптән түгел генә 70 яшен тутырган Фәния апага, инде 78 яше белән баручы Хәким абыйга да бер дә үз яшьләрен бирмәссең. Һаман шулай яшь, күркәм, җор телле булып, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп яшиләр алар. «50 ел үткән кебек тә түгел, шулай рәхәт яшәдек», – диләр бүген Бәшәровлар.
Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлекләрен дә, кайгы күлләренең тирәнлеген дә татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән.
Хәким абый Колыш авылында туган. Тырыш һәм эшчән булып үскән ул. Мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын төзүче булып башлый. Аннан туган авылында, колхозда лаеклы ялга чыкканчы фермада атлы эштә эшли.
Фәния апа Чебенле авылы кызы. Мәктәптән соң колхозда сыер савучы булып эшли. Аннары Колыш егете Хәким белән гаилә учакларын тергезәләр. Бәхет эзләп читкә омтылмыйлар, гомер буе колхозда хезмәт куялар. Өч балага – Фәридә, Мөнәвир, Равилгә гомер бирәләр алар. Олы кызлары Фәридә хәзер Чаллы шәһәрендә КамАЗ заводында эшли, уртанчы уллары Мөнәвир КамАЗ машинасында ерак юлларга йөри.
Тик балалары өчен куанып яшәгән көннәрнең берсендә тулы бәхетләренең чите кителә шул. Кара кайгы ишек шакый аларга – төпчек уллары Равил вафат була. Сабырлыкларын җыеп, яшәр өчен көч алып, кайгы утын эчкә йотып, еламас өчен тешне кысып яшәргә өйрәнәләр Бәшәровлар.
Тормыш мәшәкате арасында 50 ел гомер сизелми үтеп киткән икән. Ул арада оныклары да үсеп житеп, үз куышларын булдырырга өлгергәннәр. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшиләр алар хәзер.
«Ни чәчсәң, шуны урырсың» ди халык мәкале. Тырыш, укымышлы һәм дә хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Фәния апа белән Хәким абый, дип яза әлеге матур гаилә турында Калмия авылы китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Фото Энже Галиәхмәтова тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев