Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җиһанны моңга төреп китте...   

Гасырларга бер генә туа торган гаҗәеп талантлы виртуоз гармунчы якты дөньяны калдырып мәңгелеккә күчте. Күңеле тулы изгелек иде аның. Ул беркайчан да малга, акчага кызыкмады. Күңеле тулы моң иде, гармун күреген тартып җибәрсә – дөньялар яктыра иде...

Илдус Абдулла улы Абдуллин Әтнә районы Күлле-Киме авылында туып-үскән егет. Ул хезмәт эшчәнлеген 1961 нче елда туган авылы Күлле-Кимедә клубы мөдире буларак башлый. Авыл клубында нинди генә чаралар уздырмыйлар иде алар. Республикакүләм драмтеатрлар смотры игълан ителгәч, ул бик теләп театр сәнгатенә кереп китә. Алар куйган беренче сәхнә әсәре Туфан Миңнуллинның “Ир-егетләр” спектакле була. Бу аның диплом эше, чөнки, ул, 1979 нче елда халык театры режиссеры белгечлеге буенча Татар республика мәдәният-агарту училищесын тәмамлый. Төрле яктан сәләтле егет Әтнә районы өчен дә, туган авылы өчен дә зур табыш була. Бәлки, ул туган авылыннан беркайчан да чит җирләргә китмәс иде дә, язмыш аяусыз шул кешеләргә. Әллә матур гаиләләренә күз тия, ул яраткан, уллар бүләк иткән сөеклесен югалта, ярты канат белән кала... 
Гармунчы булсын ярың дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер. Язмыш аларны көтмәгәндә бер бәйрәмдә очраштыра. Ике ялгыз җан бер-берләренә юаныч булырга, күңелләрен бушатырга дип чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Шулай итеп, безнең авылның уңган-булган хатын-кызы Фәния апа Хөсәенова белән алар гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Илдус абый килү белән Бикләнебезгә җан керде. Ул бер үк вакытта мәктәптә җыр укытучысы булып та, мәдәният йортында режиссер булып та эшли башлады. Тормыш иптәше Фәния апа белән алар икесе дә сәнгать өчен янып-көеп йөри торган милләтпәрвәр җаннар иде. Фәния апа да гомер буе Биклән сәхнәсенең якты йолдызы булып, районда үтә торган  зур чаралардан калмады. Алар чыннан да бер-берсен тулыландырып яшәделәр, соклангыч, искиткеч матур пар иделәр! Ильдус Абдуллинның куйган  хезмәтләрен дәүләтебез югары бәяләп, 80 яше тулган көннәрдә аңа «Татарстанның Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Быел март аенда, халыкара театр көнендә Илдус абыебызга 85 яшь тулды, кайлардан гына, кемнәр генә котламады аны туган көне – олуг юбилее белән. Үзем дә җай чыккан саен аңа багышлап шигырьләр яздым, дөресен әйткәндә, андый әйбәт кешеләргә ул үзе туа! Бик хөрмәтле шәхес иде шул ул, шул ук вакытта бик тә гади, тыйнак иде. Урыннарың оҗмахта булсын Илдус абый, тыныч йокла! Фәния апага, аның кызларына, улларына, оныкларына без - бикләнлеләр күркәм сабырлыклар телибез. Исәннәргә хәерле, озын, бәхетле гомерләр насыйп булсын.

Реклама


ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X