Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Алдынгылар хөрмәтләнде

Бүген төрле тармакта эшләүче алдынгыларның уңганлыкларын билгеләп үтү бәйрәме – алдынгылар слеты Тукай районында булып узды.

Көнне-төнгә ялгап басу-кырларда тир түгүче игенчеләр, терлекчеләр, гомүмән, эшсөючән барлык hөнәр ияләре тантанасы үтте.

Зал шыгрым тулы... Бүләкнең зуры-кечкенәсе юк, диләр. Мактаулы исемнәргә, рәхмәт хатларына, күкрәк билгеләренә, диплом һәм кубокларга ия булучылар, заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы 200дән артык кеше. Барысын да исемләп санап чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Әйтик, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Фәйрүзә Гарфутдинова hәм Рамис Миңнеханов, «Татарстан Республикасының атказанган төзелеш хезмәткәре» Фәнис Сәетгәрәев үз һөнәрләрендә  исемен йөртүчеләр сафына кушылдылар. «Чаллы-бройлер»ның Әнәк агрофирмасында машина йөртүче булып эшләуче Фарс Насыйров «ТРның Атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә ия булды.

Бәйрәмнең ачылыш тантанасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев залда утыручы хезмәт алдынгыларына ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район башлыгы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышларга аерым тукталды.

Шуны да әйтергә кирәк, районның алдынгыларын хөрмәтләү чарасына ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрының урынбасары Ленар Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Яр Чаллы шәhәре мэры Наил Мәhдиев, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин h.б. кунаклар килгән иде.

Бу хакта тулырак "Якты юл" газетасының киләсе санында укый аласыз.

/Р.Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев