Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Әдипнең юбилей кичәсе

Якташыбыз, Тукай районы Иштирәк авылында туып-үскән язучы Рафис Сәлимҗанов үзенең 70 яшьлек юилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә «Елан мөгезе» (1984), «Күкеле сәгать» (1986), «Великий язык тюрков» (2017) китаплары һәм башка күп санлы юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр, сатирик повестьлар авторы, язучы, драматург, философ, җәмәгать эшлеклесенең иҗат кичәсе- шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме узды.

Кичәдә Рафис Хәсән улына Татарстанның мәдәният министрлыгы исеменнән «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла тапшырды.
Юбилярны котлап башкаладан килгән мәртәбәле язучылар Марсель Галиев, Газинур Морат, Риман Гыйлемханов һ.б. Р.Сәлимҗановның кабатланмас, фәлсәфи тирән фикерле, юмор хисле иҗади шәхес булуын ассызыклап үттеләр.
Бәйрәмдә Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин шәһәр хакимияте исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы Рәкит Аллабирде шигырьләрен укыды, теләкләрен җиткерде һәм барлык килгән тамашачыларга дини китаплар бүләк итте. Шулай ук язучылар Әнвәр Шәрипов, Мирһади Разов үз фикер-теләкләрен әйтте.
Рафис Сәлимҗановның якташы һәм дусты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, нәфис сүз остасы, баянчы, җырчы, композитор Алмаз Хәмзин үзенең шигырь һәм җырлары, автор-башкаручы Фәридә-Гөлсөяр дуэты үзләренең чыгышлары белән чараны тагын да ямьләндерде һәм җанландырды.
Рафис Сәлимҗановның туган авылы Тукай районы Иштирәк авылы халкы исеменнән авыл советы җитәкчесе, ветераннар советы рәисе юбилярга рәхмәт сүзләрен, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдә авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор «Яшьлек» ансамбле төрле милләт халык биюләрен бүләк итте.
Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһри Казан» газетасының элеккеге редакторы, матбугат ветераны, язучы һәм журналист Илдус Илдарханов алып барды.

/Фотолар Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе тарафыннан бирелде

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев