Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«10 тиенгә сатып алган» тормыш иптәшем

13 яшьтә малай-шалайларның хисләре булу түгел, «йөрәкләре дә типми», андыйларның борын аслары юеш, дигән булалар. Шулайдыр шул! 1нче сентябрь көне. М.Вахитов исемендәге 2нче номерлы татар мәктәбенә инде 6 класска укырга килгән көнем. Безнең Элеватор тавыннан килгән классташларыбыз арасында таныш булмаган бер кыз басып тора иде. Аны күрүгә миңа әллә ничек һава җитмәгәндәй булды, аяк астым чайкалгандай итте, күзләрем томаланды.

Бу – тәүге хисләр уянуы булгандыр инде. Бераздан бер ханым аны башка класс
янына бастырды. Мин күзләрем белән аны эзләдем. Әле өйгә кайткач
та теге «яңа кызны» нигә бездә калдырмадылар микән, дип уйлап
йөрдем. Ул төнне күзгә йокы кермәде, иртәгә ничек кенә аны
очратырга икән, дигән уйлар мине йөдәтте. Икенче көнне класска
керсәм, ни күзем белән күрим: кичәге кыз безнең класста утыра.
Исеме Әнисә, авылдан килгән икән. «Их, әзрәк кенә алдан килгән
булсам, аның белән бер партага утырткан булырлар иде. Йоклап
ятсаң, шулай була инде ул», – дип сукрандым эчемнән генә.
Менә шушы көннән алып мин мәктәпкә аны күрер өчен генә йөри
башладым. Әнисә бик актив кыз булып чыкты: танышлары күп,
җырлый да, бии дә, шигырьләр дә укый, музыка мәктәбенә дә йөри,
яхшы да укый икән. Сыйныф җитәкчесе: «Әнә, авылдан килеп укый,
борыныгызга чиртер әле», – дип аны мактап та куйды. Озакламый
төгәл фәннәрдән аксыйрак булуы ачыкланды бит теге «мактаулы
кычыткан чыпчыгы»ның! «Әһә, менә эләктеңме, кирәгем чыгар әле», –
дип сөендем эчемнән генә. Ләкин ул башкалар кебек миннән ярдәм
сорамады. Шуңададыр, малайларга ияреп мин дә аны үртәдем,
чәченнән тарттым, үчекләдем, ишекләрдән кертмичә, партасына
утыртмыйча аптыраттым. Еласа – елады, ләкин миңа борылып та
карамады. Бары 9–10 классларда гына бу «кыргый» белән без
мәктәптән бергә кайта башладык, аның портфелен тотарга ярады
миңа. Ә шулай да, Әнисәнең мәктәпкә килгәнен мин штора артына
качып көтеп ала бирдем.
Мәктәпне тәмамладык, аннан биш ел институтта укыдык, һәр
көнне диярлек сөю хатлары языштык. Студент халкы бай булмый,
шуңа бүләкләр алышу булмады. Безнең өчен бер-беребез белән
очрашу бүләк иде. Минем аны күрү теләгем шундый көчле булгандыр,
Казанның Авиация институтында укыганда, экзаменнарымны алдан
биреп бетереп, аның янына кайтырга ашыга идем.
Дустым Гәрәй белән Әҗмәкәйгә кыз сорарга килдек. Хәтерлим:
май ае иде. Әби белән бабай (бүгенге көндә мәрхүмнәр инде): «Әти-
әниең белән килерсең», – дип, борып чыгардылар безне ул көнне. Ну
ачу килде үзләренә шул вакытта. Хәтта әллә борын замандагыча
урлап кына китәсе инде кәләшне, дигән уй да булды үземдә.
1980 елның маенда яшерен генә, ләкин бөтен йоласына туры китереп,
әти-әниләребез безгә никах укыттылар. Аны шул вакытта данлыклы

Муллахмәт мулла – Әнисәнең бабасы укыды. Туй көнебез билгеләнде.
11 җиңел машина белән Әҗмәкәй урамнарын җилләтеп уздык. «Кәләш
сатып алу» йоласы буенча мине яшь-җилбәзәкләр Әнисә янына
кертмәделәр. Мин кесәмне алдан мөмкинлегем булган кадәр вак
акчалар белән тутырган идем. «Ишек бавы бер алтын, минем апам
мең алтын» – дип такмаклаган кыз-кыркынга кесәдән бер уч акча
чәчтем. Шаяру дәвам итте. Мин озак уйлап тормыйча тагын кесәгә
тыгылдым. Бусында кулыма бер 10 тиенлек эләкте. Инде нишләргә
дип торганда ап-ак сакаллы, баһадир гәүдәле 85 яшьлек Муллахмәт
бабай кулындагы таягы белән шап итеп идәнгә сукты да: «Бу ни хәл?!
Минем кияүне ишек төбендә кертми тотасыз, ачыгыз ишекләрне,
Ходайның каһәре төшкерләре!» – дип сөрән салуга минем тирәдә
беркем дә калмаган иде. Кулымдагы әлеге 10 тиенне бер балага
бирдем дә бусагадан атладым. Бабай көрәк хәтле куллары белән
«Әйдә, кияү, үт», – дип аркамнан какты.
Быел «10 тиенгә сатып алган» тормыш иптәшем белән бергә гаилә
корганыбызга 42 ел була.

Әшрәпов Илдус

/АВТОР ФОТОСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев