Якты юл
  • Рус Тат
  • «Диндә мәҗбүрилек юк, өндәү һәм өйрәтү бар»

    «Диндә мәҗбүрилек юк, өндәү һәм өйрәтү бар» Коръән: 2-256 Күптән түгел генә Тукай районы мөслимәләре үзләрен борчыган сораулар буенча район мөхтәсибе белән очрашу үткәрде. Анда авыл җирләрендә яшь имамнар юклыгы, ә кайбер авылларда инде мәчетләрнең ябылу чигендә булуы хакында борчулы фикерләр яңгырады.

    Гореф-гадәт буенча халык мәҗлесләрне еш үткәрә, ә бит авыл халкы мәҗлесләрдә сәдаканы, үзара алыш-биреш  итмичә генә, мәчет файдасына, яшь имамнарга хезмәт хакы өчен тапшырсалар, бик хәерле эш булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, халык арасында бу турыда фикер йөртүчеләр бик сирәк. Мәҗлесләрдә Коръән укучылар сәдаканы  Аллаһ риза булган, Аллаһ кушкан урыннарга гына бирелергә тиешлеге турында аңлатсалар, халык үзгәрер иде дә бит... Коръәндә сәдакаларга кагылышлы күп аятьләр бар. Аларның кайберләрен бүген искә төшереп китсәк, бик урынлы булыр. «Бәкара» сүрәсенең  261нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән да арттырып бирер. Аллаһ – киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче». 264нче аять: «Ий мөэминнәр! Биргән сәдакаларыгызны миннәт[1] кылып яки рәнҗетеп биреп, савабын югалтмагыз! Рия[2] белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһыга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен сәдака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән сәдаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән сәдакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс». 265нче аять «Аллаһ ризалыгын өстәп, савабын өмет итеп һәм савап булачагына күңелдән нык ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә, яумый калмас. Аллаһ – сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес сәдакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, савап күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән сәдакага да, вак яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман савап булыр)». Шулай ук хәдисләрдә дә сәдакалар турында күп әйтелә. Ризаэддин Фәхреддиннең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» («Сайланма хәдисләр җыентыгы») дип аталган хезмәте пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең төрле мәсьәләләргә багышланган 344 хәдисенә аңлатма-шәрехләрдән тора. Китапта сәдакаларга караган хәдисләр дә күп китерелә. «Байлыгы булган һәм дә әгъзалары сәламәт булып, кәсеп кылырга көчләре җиткән кешеләр өчен сәдака сорау хәләл түгел» (Сүнән Ибн Маҗәһ). «Сорау тел белән сорауга гына хас түгел. Хәл теле белән сорау да бу хәдис хөкеменә күрә хәләл түгел. Сәдака кабул итү зарурәт[3] вә ихтыяҗ нисәбеннән генә дөрес булып, зарурәт беткәннән соң аны кабул итү әдәп-әхлак карашында тыелган». «Сәдакалары тәртипсез булган кавемнәр байый вә мәдәният кәсеп итә алмыйлар, байлык белән мәдәният булмаган җирдә гыйлем үсми, дәвам итә алмый. Гыйлем вә мәдәният булмаса, дин яшәми. Шуның өчен булса кирәк, ислам дине сәдака хакында бик яхшы тәртипләр төзеп калдырган вә, сәдака белән гомуми милләт файдасы өчен, бик кулай ишекләр ачкан иде. Ләкин ислам дөньясы бу турыда җиңел карады, бу эшне шәригать теләгән юлдан читкә борып чыгарды. Бу хәл һаман шул, бик яхшы булмаган хәлдә дәвам итеп тора…» – ди Р.Фәхреддин. Хәдистән аңлашылганча, сәдака итеп бирелгән әйберләргә кеше мохтаҗ булырга тиеш! Акча бәрабәренә Коръән чыгу вә чыгарту турында галим: «Акча бәрабәренә дигәч тә, Коръән уку яки Коръән чыгу өчен мәгълүм суммага килешү вә нотариус яки волостька барып язышу дигән сүз түгел. Бәлки, Коръән укучыга вә чыгучы кеше үз эченнән генә шул хезмәт буш булмаслыгын белсә, шушы уку акча бәрабәренә булган укудыр. Акча алу нияте белән Коръән уку вә Коръән укыту нияте белән акча бирү Расүлүллаһ вә аның сәхабәләре заманында булганы юк вә моңа хаҗәт тә юк. Мөселманнарның һәрберсе «Фатиха» вә «Ихлас» сүрәләрен белә, бик күпләре мәгънәләрен дә аңлый. Кешегә кушып Коръән чыгаруга караганда, һәркем үзе ихлас белән «Фатиха» вә «Ихлас» сүрәсен укып, Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелек вә бәндәчелек күрсәтүе яхшырактыр», – дип аңлата. Сәдакалары тәртипсез булган кавемнәр байый вә мәдәният кәсеп итә алмыйлар… Гыйлем вә мәдәният булмаса, дин яшәми…  Бүгенге көндә моңа ачык дәлилләр күп, бигрәк тә хезмәт хакы булмаганлыктан авылларда гыйлемле яшь имамнар сирәк. Мәҗлесләрдә катнашучы милләттәшләрем, бер-берегез белән акча алыштыруны туктатырга вакыт җиткәндер инде! Мәчет-мәдрәсәләрне карау, имамнарны хезмәт хакы белән тәэмин итү элек-электән халык өстендә булган, шуны онытмыйк! «Адәм баласы вафат булганнан соң, бөтен гамәле киселә, мәгәр дә ошбу гамәлләр генә артыннан барып торыр: халык файда алырлык рәвештә нәшер кылып калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас итеп калдырган Коръән-Кәрим нөсхәсе, бина кылган мәчете, мосафирлар файдалансыннар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт вакытында хәер өчен аерган сәдакасы. Шул нәрсәләрнең савабы үзе артыннан барып торыр» (Сүнән Ибн Маҗәһ).

     Язманы Теләнче Тамак мәчете мөгаллимәсе Сөмбелә Фәхертдинова әзерләде.

     

    [1] Миннәт-берәүгә иткән нинди дә булса яхшылыгын һәрвакыт искә төшереп тору.

    [2] Рия-икейөзлелек, кешегә күрсәтү өчен генә эшләнгән эш.

    [3] Зарурәт-чарасызлык, мохтаҗлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: