Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Йодрык кадәрле...

Районда ике атна дәвамында «икенче икмәк» уңышын җыю бара. Бездә бәрәңге игү белән «Р-Агро» хуҗалыгы, «Шилнә» җитештерү кооперативы, «Миңнеханов», «Әшрәфуллин», «Мингалиева» крестьян-фермер хуҗалыклары шөгыльләнә. Бүген пландагы 283 гектарның 100 гектарыннан 3,1 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Гектардан чыккан уртача уңыш – 380 центнер. Бу – республика буенча уртача күрсәткечтән югары.

Бәрәңге утыртылган иң зур мәйдан «Шилнә» җитештерү кооперативы өлешенә туры килә. Биредә «икенче икмәк» 130 гектар мәйданда игелә.
Кооператив үз эшчәнлеген 1988 елдан бирле алып бара. Ул беренче көннән үк яшелчәчелек белән шөгыльләнә. «Бәрәңге үстерү – отышлы эш», – ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Юсупов. Алмаз Зөфәр улы үзе кооперативны 2013 елдан җитәкли.
– Быел бәрәңгеле ел. Җәй айларында күп күләмдә яуган яңгырлар, вакытында башкарылган агротехник чаралар яхшы уныш үстерү мөмкинлеге бирде. Гектарыннан уртача 320-340 центнер уңыш алабыз. 400 центнер чыккан кишәрлекләр дә бар. Күптәннән мондый бәрәңгене күргән юк иде, – ди ул.
Бүген басуда ике «Гремме» комбайны эшли. Алар 38 гектар мәйданнан бәрәңгене казып алган инде. Өстән туктаусыз явып тормаганда, техника ватылмаганда, ике комбайн тәүлегенә 70-80 гектар мәйданда бәрәңге ала. Хуҗалык басуларыннан бәрәңге уңышын җыеп бетерү өчен ким дигәндә тагын 12 коры көн кирәк.
– Август аенда яуган салкын яңгырларның тискәре яклары да булды. Җир утырды, катты. Бу уңыш җыюда да кыенлыклар тудырды. Бәрәңге белән бергә кантарлы туфрак чыга. Бу техника өчен дә яхшы түгел, бәрәңгене дә җәрәхәтли. Шуңа күрә, моңа юл куймас өчен, комбайн өстендә бәрәңгене аралаучы эшчеләр транспортирга кергән җир кисәкләрен алып ташлап торырга мәжбүр. Шуңа бәйле рәвештә ике комбайн көненә нибары 8 гектарны казый ала, – ди Алмаз Юсупов.
Тракторлар бәрәңгене складларга кайтаралар. Биредә аларны туфрактан, чүпләрдән арындыралар, вакларын, киселгәннәрен аралап торучы пункт эшли. Бар да механикалаштырылган. Әлеге машина бер сәгатькә 50 тонна бәрәңгене сортларга бүлә. Аннары бәрәңге, үлчәнеп, төргәкләргә төрүче машина аша уза. Соңыннан бәрәңге җилләтелә торган складларга саклауга салына. Хуҗалыкта булган өч складның гомуми сыйдырышлыгы 4 мең тонна.
Эшләрнең күпчелек өлеше техника, компьютер ярдәмендә башкарылса да, кул хезмәте дә шактый таләп ителә. Хуҗалыкта сезон вакытында барлыгы 27 эшче хезмәт куя.
Кооператив, килешү нигезендә, бәрәңгене Яр Чаллы мәктәпләренә җибәрә. Узган ел көздән язга кадәр көненә 5әр тонна бәрәңге сатканнар. Килограммы 9 сумнан булган. Артып калган бәрәңгене исә алыпсатарлар 5 сумнан ала, ди җитәкче.
Соңгы елларда республикада «икенче икмәкне» күпләп игүче районнар саны кимеде. Күп хуҗалыклар аны үзләренә җитәрлек күләмдә генә үстерәләр. Алмаз Зөфәр улыннан бәрәңге үстерүдәге кыенлыклар турында да сораштык.
– Чыгымнары зур. Су сиптерү җайланмасын эшләтү өчен электр энергиясе күп тотыла. Заманча техника кыйбат, ягулык материалларына да бәя артты. Болардан тыш, елдан-ел яшелчәләргә бәя тотрыксызлыгын күзәтергә була. Үстергән яшелчәләрне сатуда да кыенлыклар туып тора, эре сату челтәрләренә чыгу өчен яшелчәнең сыйфаты гына түгел, кыяфәте дә югары булырга тиеш. Шөкер, дәүләт тарафыннан булышлык бар – программалар эшли, алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен алыштыргысыз ярдәм, – ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев