Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңыш былтыргыдан ким түгел

Әледән-әле килеп яуган яңгырлар район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыюны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Аз гына кояш чыккан арада игенчеләр кырларга ашыга. 

Күмәк тырышлык белән бүгенге көндә район буенча 5 меңнән артык гектар мәйданда ашлык суктырылды. Бу барлык мәйданның 12 проценты. Район буенча уртача уңыш – 42,1 центнер. Әлегә көзге бодайдан иң югары уңыш «Кама» агрофирмасында. Биредә гектарыннан 71 центнер ашлык чыккан басулар бар. Амбарларга барлыгы 21 мең 200 тонна ашлык кайтарылды. Басу-кырларда 87 комбайн эшли. Тәүлек эчендә җитештерүчәнлек 1 мең гектарга җитә. Һәрбер комбайнга уртача йөкләнеш – 15 гектар чамасы. 
Быел да ТР Президенты грантына комбайнчылар арасында конкурс узачак. Узган ел премия күләме 60 мең сум булса, быел 100әр мең сумлык премия каралган. Узган ел Тукай районының унтугыз механизаторы президент премиясе алуга ирешкән иде.
«Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәренә 1251 гектардан бөртеклеләр җыеп аласы бар. Уҗым бөртеклеләре мәйданы монда 301 гектар тәшкил итә. 431 гектары – язгы бодай, калганы – арпа. Уңыш узган ел белән чагыштырганда күпкә артык – 39 центнер. Хуҗалык белән идарә итүче Ирек Вафин сүзләренчә, мондый күрсәткечкә ирешү сере – чәчкеч белән ашлама кертү һәм агулау вакытында яфрактан тукландыру. 
 Уракка куәтле техника җәлеп ителгән – «Тукано», «Мега», «Нива» комбайннары көзге бодайны турыга урып суга. Штурвалы артында – яшьләр. Бертуган абыйлы-энеле Фирзәр һәм Ильмир Шафиковлар – игенчеләр нәселеннән. Әтиләре Илһам белән олы абыйлары Фәнзәр дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. «Бездә кешенең хезмәтенә күрә бәялиләр», – ди алар. 20 яшьлек Ильмир Шафиков күптән түгел никах укыткан. Перспективалы механизаторга ярдәм йөзеннән, хуҗалык фатир биргән. «Ә хәзер хезмәт хакын фатирда ремонт ясауга тотарга ниятлибез», – ди Ильмир.
Егетләр яшь булсалар да, тәҗрибәләре җитәрлек – кызу урак чорын күп тапкыр үз иңнәрендә үткәргән кешеләр. Әйтик, быел гына сатып алынган «Мега» комбайны белән 19 яшьлек Ринат Гатиятуллин идарә итә. Аның өчен – бу җиденче сезон. «Әйе, һава шартлары, һәрвакыттагыча, эшебезгә үз төзәтмәләрен кертте, әмма бу һич кенә дә кәефне төшермәде, киресенча, дәрт кенә өстәде», – ди ул елмаеп.
Хезмәттә яшьләр гомерен колхоз эшенә багышлаган остазларга таяналар. Шундыйларның берсе – Ильдар Таһиров. Аның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт стажы – 25 ел. Ул бүген Альберт Әгълиев белән ашлыкны басудан ындыр табагына илтә. Уракка да беренчеләрдән булып кергән – «Макдон» комбайнында 60 гектар ашлык урган. «Хуҗалыкның алыштыргысыз кешесе. Нинди техникага утыртсаң да, куелган бурычны җиренә җиткереп башкара», – ди аның хакында идарә итүче Ирек Вафин.
Кырда эшләүчеләргә кайгырту зур. Басуга кайнар аш китерелә, барлык санитар һәм янгын хәвефсезлеге чаралары үтәлә.
Комбайннар артыннан басуга кыскыч-җыйгыч звеносы керә. Рәҗәп Гобәйдуллин белән Владимир Винокуров салам төргәкли. Бу эшне тәмамлаган арада егетләр Фәрзәр Шафиков белән көзге чәчү өчен җир эшкәртүне башкара. Инде 505 гектар мәйдан әзер. «Киләчәктә уҗым культуралары мәйданын арттырабыз», – ди идарәче.
Игенчеләрнең кичке аш вакыты. / Эльвира Абдуллина фотосы.
Быел сатып алынган «Мега» комбайны. /Э. Абдуллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев