Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңыш буенча без лидер

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда барлык культуралар 82 процент мәйданда җыелган.

Тагын 7,8 мең гектар мәйданны җыясы калып бара. Барлыгы 141,1 мең тонна ашлык җыеп алынды. Бер гектардан уртача уңыш 39,6 центнер чыга. Бу республика буенча икенче күрсәткеч. «Ярыш» предприятиесе һәм «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр. Калган хуҗалыклар язгы бодай суктыру, рапс чабу белән мәшгуль. Чиратта – горчица, люпин һәм техник культуралар. «Кама» агрофирмасында тулы куәткә шикәр чөгендерен җыю бара. Бүген пландагы 3,3 мең гектарның 700 гектарыннан 33 мең тонна татлы тамыразык җыелган. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 474 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев