Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тулы әзерлек

Азык-төлек иминлеге – көнүзәк мәсьәлә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында азык-төлек җитештерү күләмен киметмәү бурычы тора. Тукайлылар санаулы көннәрдән чәчүгә чыгачаклар.

Бүген игенчеләр басуга чыгарга әзерләнә. 2020 елның чәчү кампаниясе якынлаша, булачак уңышка шушы чорда нигез салына. Мондый җаваплы чорда техника әзерлеге дә, механизаторларның сәламәтлеге дә зур роль уйный. 
Ел да «Гигант» хуҗалыгы чәчү кампаниясенә югары әзерлек үрнәген күрсәтә. «Чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен эш планыбыз бар. Паркта язгы кыр эшләрендә катнашасы бөтен техника әзерлек сызыгында тора, эшчеләр җитәрлек», – ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. 
Гомумән, районда авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләү алдан төгәлләнде. «Ремонт сузылган очракта кыр эшләренә керешү дә соңга калырга мөмкин, аннары җирдә дым кими, нәтиҗәдә уңышны югалтабыз», – ди авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Быел язгы кыр эшләрендә 264 трактор, 88 чәчкеч, 66 культиватор һәм 31 чәчү комплексы, 153 тырма, 56 катоклау агрегаты катнашачак. 1 апрель көнне районда техника әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре тикшерәчәк. 
Чәчү техникасына техосмотр үткәрүне «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары, «Вилданов» КФХ, «Кама» агрофирмасы тәмамлады. «Техниканың сыйфаты эш өчен генә түгел, бәхетсезлек очракларын һәм һәлакәтләрне кисәтү өчен дә кирәк. Иминлек таләпләренә җавап бирми торган техника чәчүдә катнашырга тиеш түгел, дип кисәтте район башлыгы Фаил Камаев. Калган хуҗалыкларда техник тикшерү график буенча башкарылачак.
Белгечләр фаразлавынча, быел чәчүгә иртәрәк, 10 апрельдән соң керешәчәкбез. «Россельхозцентр»ның Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов сүз-
ләренчә, бүген уҗым басу-ларының да торышы сөен-дерерлек. Якын арада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көзге культураларны һәм күпьелык үләннәрне тырмалауга керешәчәк.
Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның нигезе булып тора. Бүген район буенча 10436 тонна ашлама тупланган. Бу бик яхшы күрсәткеч, бер гектарга 80 килограммнан тәэсир итүче матдә туры килә дигән сүз. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев