Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Туктамыйбыз! Центнерлар югала!»

Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре быел уракны кызу тота. Бүгенге көндә бөртеклеләрнең 49 проценты җыеп алынды. 

 Урып-җыю эшләренең барышы белән кызыксынып килгәч, иң беренче комбайнчылар янына юл тоттык. Басуда сигез комбайн эшли. Егетләр җитез генә бодай, солыны җыеп алып, арпа басуына чыккан. Һәр экипажда механизатор һәм ярдәмче эшли. «Дон» комбайннарында: Фоат Ишморатов – Илгиз Дәүләтгәрәев, Флүр Шәяхмәтов – Илшат Габидуллин, Заһир Рәфыйков – Юрий Салмин, Рифат һәм Рәмзил Сәгыйдуллиннар, Илдар һәм Айдар Әшрәфуллиннар. «Акрос»ларда Ринат һәм Айназ Габидуллиннар, Фәрхәт һәм Ислам Габидуллиннар, Раил һәм Флүр Сәйфуллиннар.
Бераз туктап бергәләп фотога төшәргә тәкъдим иткәч, иң беренче булып яшьләр каршы төште: «Туктамыйбыз! Центнерлар югала!» диделәр алар уенын-чынын бергә кушып. Яңгыр төшерә башлагач кына, бергә җыелдылар. «Командабыз көчле, эленке-салынкы йөрүчеләр юк», – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин. Шунысы игътибарга лаек – монда күпчелек яшьләр. Аларга авылда ышаныч-өмет белән карыйлар.
Абыйлы-энеле Сәйфуллин-нар быел өр-яңа «Акрос» комбайннын иярләгән. 22 яшьлек Раил комбайнчы, Флүр – ярдәмче. Егетләрнең уңган-булганлыгын бөтен авыл белә. Бабалары Рәсим Сәйфуллин гомер буе мактаулы, хөрмәтле механизатор булды. Әтиләре Азат Сәйфуллин хуҗалыкның инженеры. Раил белән Флүр кыштан үзләренә «Дон»ны төзәткән булганнар. Яңа кайткан техниканы аларга биргәч, комбайннары моңарчы ярдәмче булып эшләгән Флүр Шәяхмәтов белән Илшат Габидуллинга калган. Алар да сынатмый. Ирек Таңы авылы егете Флүр Чаллыда политехника колледжын тәмамлаган. «Белгечлегем буенча Чаллыда да эшләп карадым. Пермь якларында да. Аннары, нишләп йөрим соң болай дип авылга кайттым. Бездә эшләгән кеше бик рәхәт яши», – ди Флүр. Быел үзе армиягә җыена икән. Хезмәт итеп кайткач, техникага кулы яткан егет хуҗалыкта алыштыргысыз кадр булачак. 
Илдар Әшрәфуллин да комбайнчылар династиясеннән. Әбисе Саймә Сәгыйдулла кызы озак еллар тракторчы, комбайнчы булып эшләде. Бүген Илдар янәшәсендә тәҗрибәле остазы – әтисе Айдар. Егетнең үҗәтлеге, тырышлыгы өлкәннәрне дә шаккаттыра. Хәзер күпчелек яшьләр авылда эш юк дип, шәһәргә таралышалар, ә ул башкача фикердә: «Әби-бабамнар, әти-әнием нигез корган җирдә яшисем килә», – ди. Әлбәттә, авылда калыр өчен яхшы стимул кирәк. «Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта киләчәк перспективалы», – ди ул. 
Абыйны-энеле Рифат һәм Рәмзил Сәгыйдуллиннар турында да мактау сүзләре ишетәсең. Шулай булмыйча, элегрәк әтиләре Рефхать Мерәс авылның алдынгы комбайнчысы иде, соңрак «КамАЗ» машинасына утырды. Аны улы Рифат алмаштырды. «13 яшьтән әтигә ияреп басуга чыктым», –дип искә ала ул. Хәзер Рәмзил дә акрынлап техника арасына кереп килә – ул ярдәмче. Егетләр икесе дә Сарманның аграр көллиятен тәмамлаган. 
Ринат Габидуллин кырда 20нче сезонын каршылый. Куәтле «Акрос» комбайнын ирләгәнгә 4нче ел. Янында улы Айназ. Егет Чаллы автомеханика техникумы студенты. «Кечкенәдән техника тирәсендә кайнап үсте. Олы тормыш юлына аяк баскач та сынатмас, хуҗалыкка эшкә кайтыр», – дип өметләнә әти кеше.
Фәрхәт Габидуллин да уракта улы Ислам белән катнаша. Быел 9нчы сыйнфка баручы Ислам зур булышчы. «Дүрт улым бар. Сезонны тәмамлагач, шушы ишле гаиләбезгә яңа машина алырга исәп бар», – ди Фәрхәт.
Фоат Ишморатов белән Заһир Рәфыйков Мерәскә күрше Минзәлә районыннан килеп эшләсәләр дә, үзләрен Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкныкы дип исәплиләр. «Хуҗалык җитәкечесе Марат Сафин эшләгән кешенең кадерен белә», – диләр алар. 14 ел шушы басуларда көч куйган Фоат Ишморатов быелгы уңышны аеруча мул дип бәяли: «Узган ел урак ахырына 3 әр мең тонна суктырган идек, быел инде 5 меңнән артып китте. Җыеласы мәйданнар байтак әле», – ди ул.
Механизаторлар басуда үзара ярышып эшлиләр. Бүген лидерлыкны Ринат Габидуллин экипажы тота – 9 мең 750 центнер ашлык суктырган. Икенче урында Раил Сәйфуллин. Аның күрсәткече – 9 мең 197 центнер. 
Югары сортлы икмәк җитеш-терү белән шөгыльләнүче Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта уртача уңыш 44 центнер тәшкил итә. Бу агротехник чараларны төгәл үтәү нәтиҗәсе – вакытында чәчтеләр, ашлама керттеләр, коткычлардан сакладылар. Әлбәттә, җәе дә уңай килде. 
Хуҗалык амбарларына көнгә 800әр тоннар бөртек кайта. Аны шунда ук беренчел чистартып, киптереп саклауга куя баралар. Былтыр – яңгырлы елны «Миг-18» киптерү җайланмасы алганнар иде. Быел ындыр табагында ашлык чистарту линиясе тулысынча яңартылды, территория төзекләндерелде. Икмәк белән эш иткәндә, бернинди тоткарлык та юк, пычрак та иярми. 
Урып-җыю эшләре чылбырында тагын бер җаваплы звено – саламнарны кипләп, эскертләргә урнаштыру. Бу эшне механизаторлар Илдар Гыймазов, Айнур Габидуллин, Илдар Габидуллин, Илнур Габидуллин, Наил Гатиуллин, Васил Гатиуллин башкара. Уңган механизатор Илдар Гыймазов уракка кергәч үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. «Хуҗалыгыбызның алтын фондыннан ул, чын профессионал, бөтен эшне үзе белеп эшли», – диде аның турында Марат Сафин. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык коллективы аңа олы рәхмәтләрен юллый, гаилә бәхете тели. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X