Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Студентлар да, укучылар да – уракта

Районыбызда тулы куәткә урак эшләре бара. Сезгә Яңа поселогы мәктәбе каршында эшләүче яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Рената Салихованың язмасын тәкъдим итәбез.

Җәйнең ямьле бер көнендә кулыма каләм белән фотоаппарат алдым да, игенчеләргә тәмле сый илтүче шофер Салават абый Ибраһимовка утырып, басуга чыгып киттем.

Безнең якларның гүзәллегенә, матурлыгына сокланмыйча мөмкин түгел - тип-тигез басулар, юлның бер ягында - биек булып үскән кукуруз, ә икенче ягында бодай чәчүлеге җәйрәп ята. Асфальт юлы буйлап икмәк төягән куәтле "КамАЗ" машиналары узып китә. Басу читендә безне бригадир Илдус Муллаянов каршы алды. Минем кызыксынып биргән сорауларыма бик теләп җавап кайтарды ул.

- Игенче һәрвакыт табигать көйсезлегенә бәйле. Әйбәт һава шартлары килгән елны ул икмәкле, алай булмаса, яхшы уңыш көтмә инде. Елга ел охшаш булмый. Игенчене табигать төрлечә сыный. Быел менә ел коры килде. Һава торышына сылтап кул кушырып ятмыйбыз инде. Шунлыктан җайлашырга, катлаулы шартларда да югары уңыш алу юлларын эзләргә, нәтиҗәле алымнарны кулланырга туры килә, - диде ул миңа.

Басуның аргы башыннан "кыр кораблары" күренде. Өч комбайн теземнәргә салынган бодайны суктыра. Тукталырга бер дә исәпләре юк. Аларны пешекченең үз итеп кул болгавы гына туктатты.

- Әйдәгез, егетләр, тиз генә ашап алыйк та эшкә керешербез, - диде Илгизәр абый Камалиев. Ярдәмчесе, IX сыйныф укучысы Әмир Хәйруллин остазының фикерен куәтләгәндәй елмаеп куйды. Икенче җәй бергә эшлиләр икән инде.

- Таныш булыгыз, минем ярдәмчем - Зөлфәт Шәрифуллин. Беренче сезонын гына эшләсә дә, бик тырыш егет булып чыкты, - дип сүзгә кушылды Флорис абый Миңлегалиев. - Егетләр әйбәт безнең. Кушканны көтеп тормыйлар, үзләре белеп эшлиләр. Авыр хезмәттән бер дә курыкмыйлар.

- Өченче егетебез Айрат Гәрәев, ул - Александр Черпаковның ярдәмчесе. Әле кайчан гына бабалары Наил Хөсәенов һәм Әнәс Гәрәевларга утырып йөри иде. Инде быел басуга үзе эшкә килгән, - дип, Айрат белән таныштыра бригадир.

Без сөйләшеп торган арада куәтле "Макдон" комбайннары килеп туктады.

Реклама

- Тамак ялгарга да вакыт юк. Өлгереп булмый, - дип кабинадан төште Илгизәр Галәветдинов. Аның тәҗрибәле остазларыннан бер дә калышасы килмәгәнен аңлап алдым.

Икенче "Макдон" комбайнын КФУның (элекке ИНЭКА) IV курс студенты Илнур Ибраһимовка ышанып тапшырганнар.

- Мәктәптә укыганда җәй саен ярдәмче булып эшләдем. Инде быел руль үземдә. Башта куркыбрак торган идем. Хәзер ияләштем инде, - ди Илнур. Аның әтисе дә - җир кешесе. Әсхәт абый Ибраһимов үзе - агроном да, бригадир да.

- Абыйлар, иртәдән кичкә чаклы басуда бик арытадыр инде? - дим, аларга карап. Җавап урынына алар барысы да елмаешып кына куйдылар.

- Игенче эше бик җиңелләрдән түгел шул. Икмәк өстәлгә тәмле ипи булып менеп утырганчы күпме тир түгәргә туры килә. Биредә эшләүче яшьләр моны яхшы аңлады инде. Басудагы бу егетләргә карап сөенәбез. Эш сөйгәнне ил сөйгән, - ди Флорис абый Миңлегалиев.

- Күбесе эшләмичә, акча көтеп ятканда, бу егетләр аны үз көчләре белән эшләп табалар. Булдыралар егетләр, - дип куәтли Илгизәр абый Камалиев.

Күп тапкырлар кыр батырлары булган, Сабан туе әләмнәрен күтәргән, республика бүләкләренә ия булган остазлардан мондый мактау һәм хуплау сүзләре ишетү егетләргә икеләтә көч өстәгәндер, минемчә. Алар тиз генә комбайннары янына йөгерделәр.

Мин килгән көнне "Гигант" хуҗалыгы игенчеләре ашлыкны җыеп алуның финиш сызыгына чыкканнар. Тәүлекнең һәр минутын файдаланып, түкми-чәчми уңышны җыеп алу өчен тырышалар. мин алар белән чын-чынлап горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак