Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөтне кемгә тапшырырга?

Югары Байлар авылында «Тукаевский» кооперативы эшли. Сөт, сөт продукциясе җитештерү юнәлешендә ул өченче ел эшчәнлек алып бара. Бүген кооператив биш крестьян-фермер хуҗалыгын берләштерә. Кооператив башында ике фермер – Равил Хаҗиев һәм Риназ Гасыймов.

Егетләрнең үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларында 25 баш савым сыер бар, тагын 10 баш тана асрыйлар. Хуҗалыкта көненә 300әр литр сөт савыла. Сөтне, шешәләргә бүлеп, Чаллыда саталар, шулай ук каймак, эремчек, катык та җитештерелә. 
Бүген яшь эшмәкәрләр өчен иң мөһиме – савылган сөтне тиешле күләмгә җиткереп, аны югарырак бәядән сату. Моңа бәйле рәвештә фермерлар Тукай районы территориясендәге шәхси яки крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сөт кабул итә. Дәүләттән бирелә торган субсидия кооперативка сөтне кыйммәтрәк хакка җыю мөмкинлеге бирә. Сыйфатына карап сөтнең литрын 21 сумнан алалар. Чагыштыру өчен, Тукай районы буенча сөткә уртача бәя –18 сум.
– Сөтне тапшыручы һәм кооператив арасында килешү төзелә. Сөт чикләнмәгән күләмдә кабул ителә, аның «Меркурий» системасында теркәлгән булуы шарт. Айга ике мәртәбә исәп-хисап ясала. Көн саен иртә белән машина шәхси хуҗалыкларга сөт җыярга чыгып китә, барлык авылларга кагылу мөмкинлеге бар, – ди Равил Хаҗиев.
Шундый сөт тапшыру-чыларның берсе – Боерган авылыннан Илнур Минаков. Мондый хезмәттәшлектән ул канәгать.
– Безне беренче чиратта сатып алу бәясе кызыктыра. Моңа кадәр сөтне литры 19 сумнан шәхси эшмәкәргә тапшырдык. Бу бәя үзен акламады, чыгымнарны капларга җитмәде. Хәзер сөтнең бәясе югары – бу иң мөһиме. Билгеләнгән вакытта бер урыннан килеп алалар, акча белән дә тоткарлык юк. Сөтеңнең сыйфаты яхшы булса, бернинди куркыныч та юк, – ди Илнур Минаков.
Кооперативка керү – фермерлар өчен кулай. Мал санын арттырырга теләүчеләр өчен чыгымнарның 50 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Шулай ук техника, җиһаз сатып алу мөмкинлеге дә бар. Кооператив составында әгъзалар саны күп булса, дәүләт грантына дәгъва итеп була. 
Бүген «Тукаевский» кооперативы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакыра. Теләге булганнарга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була. 

/ Фото Риназ Гасыймовтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев