Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендере быел мулдан

 Ике атна элек «Агрокөч» холдингының «Кама» агрофирмасы шикәр чөгендерен алуга кереште. Әлеге культура агрофирманың өч бүлекчәсендә дә игелә. Новотроицкоеда ул шактый киң мәйданда – 1395 гектарда чәчелгән. Биредәге уңышны җыеп алганнан соң комбайннар Теләнче Тамак басуына күчәчәк. Анда исә татлы тамыразыкның мәйданы 1275 гектарны били. Өченче чиратта – 646 гектарлы Яңа Бүләк басулары. Быел агрофирмада чөгендер барысы 3,3 мең гектарда игелә.

Без барганда камалылар куәтле заманча өч «Maxtron» һәм бер «Rexor» комбайнында Шилнәбаш авылы янындагы кырда эшли иде. Алар көн дәвамында уртача 40 гектар мәйданнан уңыш җыя.
«Maxtron» Германиядә ясалган техника – ул чылбырлы. Чылбыр аңа дымлы, сазлы басуда батмаска мөмкинлек бирә. «Rexor» комбайнына килгәндә, ул да чит илнеке. Тәгәрмәчләр белән йөрсә дә, бункерының сыешлыгы зур – 30 тонна. Бу техниканы беренче ел тәҗрибә өчен басуга чыгарганнар.
Уңышны җыеп алуның үз технологиясе бар. «Maxtron» һәм «Rexor» комбайннары чөгендернең башта сабакларын чаба, аннары татлы тамыразыкны казып чыгара һәм транспортер ярдәмендә бункерга җибәрә. Зур егәрлекле комбайннарның артыннан күз иярми, бункерларын тутырып, чөгендерне кагатларга бушаталар. Штурвал артында тәҗрибәле механизаторлар – Рөстәм Яхин, Айнур Сөендеков, Рафил Хәлиуллин, Илнур Назыйров.
10 метр киңлектәге кагатларга өелгән чөгендерләрнең барысы да бер зурлыкта. Стандарт буенча бер чөгендер 500-600 грамм тирәсен тәшкил итәргә тиеш икән. Кагатлардан чөгендерне тутырып Зәй шикәр заводына озаталар. Көнгә 70-80ешәр КАМАЗ машинасы китә, диләр.
Чөгендерләрне КАМАЗларга төяү өчен «Ropa maus» дигән чит ил машинасы кулланыла. Әлеге техниканың егәрлеге шаккаткыч: ул 5-6 минут эчендә бер КАМАЗ машинасына чөгендерне төяп тә куя. Бу агрегат белән инде ничә ел рәттән Марат Җиһаншин идарә итә. Тәҗрибәле механизатор үзе тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән.
– Алты сезон эчендә әлеге заманча комбайнның җаена тулысынча төшендем. Тамыразыкны заводка озатуда тоткарлыклар тумас һәм автомобильләрне чиратта тотмас өчен бик игътибарлы булырга кирәк, – ди Марат.
– Чөгендернең мәйданы узган елдагы белән бер дәрәҗәдә калды. Бүген 495 гектар мәйданнан 22 мең тонна баллы тамыразык җыеп алдык. Узган ел уңыш гектарыннан 380 центнер тирәсе чыкты. Быел күрсәткеч югарырак. Гектарыннан уртача 480-500 центнер чыккан кишәрлекләр дә бар. Зәй шикәр заводы яхшы эшли, шуңа да урнаштыру белән кыенлыклар юк. Һава торышы яхшы булса, шактый чөгендер тапшырачакбыз, – ди «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Раушан Харисов.
Агрофирманың агрономы Флер Фәррахов сүзләренчә, быел чөгендерле ел. Зур күләмдә яуган яңгырлар чөгендернең үсүенә уңай йогынты ясаган, югалтулар юк. Җирнең дымга бай булуы да механизаторлар өчен отышлы.
Әмма мул уңыш уңай һава торышына гына бәйле түгел, билгеле. Бу, беренчедән, агротехнологияләрне дөрес һәм вакытында үтәүгә, икенчедән, чит илдән кайтарылган элиталы орлыклар, көчле заманча техника белән эшләүгә һәм иң мөһиме югары квалификацияле кадрларга бәйле. Агрофирмада хезмәткәрләргә барлык тиешле эш шартлары да тудырылган: кайнар ризык, махсус форма, хезмәт хаклары да вакытында түләнә. Шушы темп белән эшләгәндә, 20 октябрьгә чөгендерне казып бетерүне, ә шикәр заводына озатуны ноябрь аенда тәмамларга планлаштыралар камалылар.
Һава торышы мөмкинлек биргәндә механизаторлар иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 7гә кадәр эшлиләр. Алга таба хезмәт ике сменада оештырылачак, ди агрофирма җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев