Тукай районы аграрийлары язгы чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлап килә, планлаштырылган мәйданнарның 90 процентында эшләр башкарылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районда 40 мең гектардан артык җир чәчелгән.
Кырларда эш бер көнгә дә тукталып тормый. Район игенчеләре чәчү кампаниясен оптималь агротехник срокларда төгәлләү һәм киләчәк уңышка ышанычлы нигез салу өчен барлык көчләрен куя.
Нет комментариев