Район аграрийлары өчен кызу чор башланды — басуларда көзге бодайны урып-җыю эшләре бара.
«Әнәк» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Ворошиловский» филиалы яхшы нәтиҗә күрсәтте: беренче гектарлардан 70 центнердан артык уңыш җыеп алынды, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. «Кама» агрофирмасы» ҖЧҖендә әлеге күрсәткеч гектарыннан 55 центнер тәшкил итә.
Фото/ Тукай районы матбугат хезмәте
Нет комментариев