Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре кызганнан-кыза

Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, эпидемия чоры дип тормый, илнең азык-төлек иминлеге өчен көрәш алып бара. Чөнки язның бер көнен дә бушка уздырырга ярамый. Бүген басулар техника авазыннан гөрләп тора, язгы кыр эшләре кызганнан-кыза. Хуҗалыкларда көзге культураларны ашлау, шулай ук күпьеллык үләннәрне ашлау, аларны тырмалау эше тулысынча төгәлләнде. Хәзер аграрийлар бар көчләрен көздән чәчелгән культураларны тырмалауга һәм чәчү өчен туфрак әзерләүгә юнәлтте. 

Бүгенге көндә 7,2 мең гектар туңга сөрелгән җир, 1,1 мең гектар көзге культура басулары тырмаланды. Кырда 87 техника берәмлеге эшли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов сүзләренчә, коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан игенче-механизаторлар саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән, бар кагыйдәләр дә катгый рәвештә үтәлә. Шулай ук хезмәтчәннәргә кырда кайнар аш ашату оештырылган.
«Кама» агрофирмасында да комплекслы эш оештырылган. Көзге куьтураларны тырмалауда һәм туңга сөрелгән җирләрдә дым каплатуда 35 техника берәмлеге эшли. «Кама»лылар алдында кыска вакыт эчендә 17 мең гектарга якын мәйданны чәчүгә әзерләү һәм параллель рәвештә 5 мең гектардан артык көзге культура басуларын тырмалау, икенче кат ашлау бурычы тора. Зур егәрлекле тракторлар көненә 250шәр гектар мәйданны эшкәртә. Агрофирма җитәкчесе Раушан Харисов сүзләренчә, бу эшне дүрт көн эчендә башкарып булачак. «Җир өлгерде, хәзер туфрактагы дымны саклап калу мөһим. Техник егәрлек бар, механизаторлар тәҗрибәле. Дүшәмбе көнне чәчүгә чыгарга планлаштырабыз», – ди ул. 
Агрофирманың ХПК-1 бүлекчәсе механизаторлары Яңа Троицкий, Шилнәбаш, Комсомолец авылы янәшәсендә урнашкан кырларда эшли. 10 агрегат – дым каплатуда, икесе – уҗым басуында. Биредә тырмаланасы җир 5800 гектар, ә көзге культура җирләре 1870 гектар мәйданны били. 
Кырда эшләүче механизаторлар арасында «МТЗ 1221» тракторларында «СП-11» агрегаты тагып эшләүче Юрий Суров һәм Илшат Миннебаев та бар. Алар бер смена эчендә 50-60шар гектар җирне иңли. Бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов сүзләренчә, биредә арпа чәчеләчәк. 
– Туңга сөрелгән җирне тырмалау җиңелләрдән түгел, биредә туфрак кәсле. Моңа карамастан, егетләр кырга чыкканны түземсезлек белән көтеп алдылар, – ди Равил Илдарханов.
– Моңарчы җир өл-гергәнен көттек. Иртәгә кырга чыгабыз дигән көнне техниканы тагын бер кат күздән кичердек. Бүгенге тормыш сынавы чорында халыкның өстәленнән ризыкны өзмәү – безнең изге бурыч. Билгеле, бу чорда механизаторларның хезмәтен дә яхшы бәя-лиләр, – ди Юрий Суров. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X