Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар урып-җыюга әзер

Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калды. Белгечләр сүзләренчә, быел уңыш мулдан. Ин мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу.  Бүген бөртекләр өлгерүнең соңгы этабында. Температура югары булыр дип өмет итүдән мәгънә юк, хуҗалык җитәкчеләренә бөртекле культураларны чаба башларга киңәш ителде. Районда урып-җыю кампаниясе 26 июль көнне старт алачак.

Бүген чәчүлекләрнең торышы һәм техниканың әзерлеге аерым контрольдә. Бу аңлашыла да, урып-җыюның нәтиҗәлелеген техниканың төзеклеге хәл итәчәк. 
Елдагыча, әзерлек дәрәҗәсен белү максатында, районның сигез хуҗалыгында комбайннар парады узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Комиссия составында «Татмелиорация» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, баш инженеры Нурсил Вәлиев, «Россельхозцентр» ФБДУ ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, шулай ук идарә белгечләре бар иде. 
Тикшерү барышында һәр комбайнның техник яктан төзеклеге һәм герметиклыгы каралды. Урында ук, комбайннарда ашлык коелу ихтималы булган урыннарны ачыклау һәм югалтуларны булдырмау максатыннан, контроль суктырып карау уздырылды. Белгечләр шулай ук автотранспортның ашлык ташуга әзерлеген, ашлык складларының, ындыр табакларының, ашлык киптерү җайланмаларының, орлык чистарту линияләренең һәм машиналарның, үлчәү җайланмаларының, туфрак эшкәртү агрегатларының төзеклеген күздән кичерделәр.Урып-җыю чорында механизаторларга хезмәт хакы түләү һәм матди кызыксындыру чаралары булдыру да игътибардан читтә калмады. Урак вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аерым контрольдә булырга тиеш, дип ассызыклады белгечләр. Комиссия комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, комбайнчыларның махсус кием белән тәэмин ителешен дә җентекләп тикшерде. 
Сәйдәшев исемедәге хуҗалыкта урып-җыюда сигез комбайн катнашачак. Бу – 2 Акрос һәм 6 Дон комбайннары. Алар алдында 3159 гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора. Комиссия сигез комбайнны да төзек дип тапты. Һәрбер комбайнга механизатор, ярдәмче беркетелгән. Комиссия әгъзалары Сәйдәшев исемендәге хуҗалык ел да механизаторларның бердәм форма белән тәэмин ителешенә җитди карауларын билгеләп үтте.
– Яз һәм җәй буе хезмәт иткән техниканы кышка сакларга куяр алдыннан ук чистартасын чистарттык, ватыгын төзәттек, майлыйсын майлаган идек. Язга чыгу белән янәдән ремонт эшләренә тотындык. Стандарт таләпләренә җиткереп, техник карау үткәрүгә әзер булсын өчен бик тырыштык, – ди икенче елын механизатор булып эшләүче Шамиль Зәйнуллин.
– Комиссия килүе ел да дулкынландыра. Биредә нәкъ синең техникаңны келәмгә чыгарып «энә күзе аша» чыгаралар, синең бар тырышлыгың шушында күренә. Комиссия килгәнче комбайннарны кат-кат карау булды. Чөнки караган саен бер кимчелеге табыла. Хәзер иң мөһиме, урып-җыю вакытында ватылмыйча, кыска вакыт эчендә эшне башкарып чыгу, – ди утызынчы урак сезонын каршылаучы Ринат Габидуллин.
Бәяләү күрсәткечләре буенча I урынны «Гигант» хуҗалыгы алды (49,5 балл), II урында – Сәйдәшев исемендәге хуҗалык (49 балл) һәм III урында – «Ярыш» хуҗалыгы (49 балл).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев