Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң яхшы остаханәгә – яңа техника

Бүгенге көндә урак соңгы гектарларда бара – планның 98 проценты үтәлгән. Район аграрийларына бөртекле культуралардан 548 гектар кукурузны гына җыеп аласы кала. Бүгенгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар тулаем 132 мең тонна җыелган. Уңыш күләменә иң саллы өлешне «Кама» агрофирмасы кертте – монда 53 мең тонна ашлык суктырылды, шуның 35 мең тоннасы югары класслы бөртекләр. 

Урак барышында иң югары уңыш күрсәткеченең беренче өчлеген «Гигант» хуҗалыгы ача. Биредә бер гектардан уртача 47 центнер уңыш алдылар. «Ирек» житештерү кооперативында исә 46,5 күрсәткеченә ирештеләр. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта гектардан уртача 38 центнер уңыш чыкты. Исемлекне «Кама» агрофирмасы, «Парадиз», «Р-Агро», «Ярыш» хужалыклары дәвам итә. 
Район хуҗалыкларында техник культураларны жыю бара. Бүгенгә 47 мең тонна чөгендер һәм 1483 тонна бәрәңге казылган.
Көзге чәчү эше исә тулысынча тәмамланды. Район кырларында барлыгы 13 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. 
Җирләрне кышка әзерләү эшенә килгәндә, туңга сөрү эшләре 38 мең гектар мәйданда башкарылган. Бу планның 66 процентын тәшкил итә. Тәүлек дәвамында 75 техника берәмлеге 1,5 меңләп гектар җир эшкәртә. Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна яңгырлы булачак. Аграрийлардан явым-төшемсез көннәрнең бер минутын да сарыф итмичә, җир эшкәртү эшенә барлык көчне юнәлтү сорала. 
Кыр эшләре белән берлектә, техника ремонтлау, аны кышкы саклауга кую башлана. Алга таба иң яхшы машина-трактор мастерскоен билгеләү буенча бәйге көтелә, җиңүче хуҗалыкка өр-яңа техника вәгъдә итәләр.
Терлекчелек тармагына килгәндә, бүгенге көндә сыер абзарларын ремонтлау эше тәмамланып килә – терлек җәйләүләрдән абзарларга кайтарыла. Фермаларның кышкы чорга әзерлеген бәяләү максатыннан пәнҗешәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә хуҗалыкларга рейд оештырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X