Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре республика бәйрәмендә катнашты

Сишәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу сәүдә үзәгендә республиканың авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте. Биредә Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә 15 кешелек делегация составында хужалык җитәкчеләре катнашты. 

Бәйрәм тантанасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышы белән ачып җибәрде.
– Бу – барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Юлыбызда очраган киртәләр, авырлыклар, климат үзгәрешләренә карамастан, бүген без 3,8 млн тонна иген уңышы белән мактана алабыз. Сөт буенча исә республика күрсәткече 1,8 млн тонна, 2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере үстерә алдык, шулай ук 500 мең тоннадан артык ит җитештердек. Болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышы. Бу – залда утыручы игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, төрле белгечләр, авыл хуҗалыгы ветераннары хезмәте, – диде Рөстәм Миңнеханов. 
Президент үз чыгышында авылның республика тормышында мөһим урын алып торганын да билгеләп үтте.
– Авыл ул – республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4600 крестьян-фермер хуҗалыгы, 1200 гаилә фермасы бар. Болар барысы да республиканы алга таба алып баручы кирәкле ресурс һәм байлык. Бүген республикада 38 программа эшләп килә. Аның быелгы бюджеты 44 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге программаларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлдерелгән, – диде Президент.
– Авыл хуҗалыгы ул – таяну ноктасы. Без аңа ярдәм итеп килдек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Киләчәктә дә республикабызда агросәнәгать тармагы алга барсын, – дип өстәде Рөстәм Нургали улы.
Алга таба хезмәт алдынгылары түгәрәк өстәл артында тәкъдим ителгән концерт программасын карадылар.
Безнең районда исә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм тантанасы 13 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә узачак. Район авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләрен ул көнне түгәрәк өстәл артына чакыралар.

Рәфкать Билданов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев