Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хезмәтчәннәре бәйрәме

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан районкүләм бәйрәм тантанасы узды. Биредә авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре җыелды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Быелгы бәйрәм башкалардан аерылып тора. Чөнки Тукай районы тарихта беренче тапкыр тулаем җыеп алынган икмәк күләме һәм гектарыннан чыккан уңыш буенча республикада беренче урынга чыкты. Район игенчеләре кырлардан барлыгы 175 мең тонна ашлык җыеп алдылар. 
Залга яңа уңыштан пешерелгән икмәкне алып чыктылар. Аны район башлыгы Фаил Камаев кулларына алды.
– Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да Уңыш бәйрәме – барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга. Барыгызны да чын күңелдән шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә быел Тукай районы данын республикабызда таныттык. Бу – лаеклы җиңү! Моңа без 365 көн дәвамында фидакарь хезмәт белән ирештек. Әмма мондый югары күрсәткечләр безгә тагын да күбрәк җаваплылык өсти. Киләсе елда да тагын югарырак үрләр яуларга кирәк безгә. Бу – Тукай районы өчен чик түгел, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Тукай районы республиканың агросәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагында лаеклы урын алып торуын ассызыклады.
– Республика буенча җитештерелгән итнең 35 проценты Тукай районына туры килә. Сездә мөмкинлекләр зур, тормышка ашырыр проектларыгыз, көчле җитәкчеләрегез бар. Иң мөһиме, эшчән халкыгыз бар. Гомумән алганда, сезнең район күрсәткечләре республика өчен стратегик юнәлеш булып тора. Үз уңышыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!
– Барыбыз өчен дә билгеле, быел һава торышы көйсез булды. Мондый авыр шартларда да без сынатмадык. Һәрбер хуҗалык җитәкчесе алга карап эш итте, хезмәтне оештыра белде. Тукай районы игенчелек буенча гына түгел, терлекчелек буенча да башкаларга үрнәк, – дип билгеләп үтте «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов үз чыгышында. 
Авыл җирлекләре башлыклары исеменнән Борды җирлеге башлыгы Роза Әбделманова чыгыш ясады:
– Мондый җиңүгә ирешүдә район башлыгы Фаил Камаевның алдынгы карашлы җитәкче, профессиональлеге, чын җир кешесе булуы зур роль уйнады. Ул һәр иртә кырда, игенчеләр белән булды. Һәр көнне икмәк язмышы өчен кайгырып яшәде, – диде ул. 
Бәйрәм барышында шулай ук район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, «Чаллы икмәге» ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов, район фермерлар берләшмәсе җитәкчесе Минталип Миңнеханов, «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов, районның элеккеге башлыгы Роберт Шәкүров, 35 ел гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Мирхаҗиян Сәләхов чыгыш ясап, залда утыручыларга үз фикерләрен, котлау сүзләрен җиткерделәр. 
Тукай алдынгылары алдында татар эстрадасының йолдызы Филүс Каһиров чыгыш ясады. Соңыннан кунакларга күчтәнәчләр тапшырылды.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев