Чаллыда быел уңыш җыюда югары нәтиҗәләр күрсәткән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атадылар. Бу хакта шәһәрнең кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Рәисә Солтанова хәбәр итте.
Алдынгылар арасында Минталип Минеханов җитәкләгән «Единство» кулланучылар кооперативы бар. Хуҗалык 359 гектар җир эшкәртеп, 3 мең тоннадан артык продукция җыйган. «Дәүләтов» крестьян-фермер хуҗалыгы 190 гектар мәйданнан 4,4 мең тонна уңыш алган. «Шилнә» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 60 гектардан 1,8 мең тонна бәрәңге җыелган. «Әнәк» агрофирмасында исә гектарыннан 500 центнер уңыш алынган.
Бу күрсәткечләр артында шәһәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче хуҗалыкларның һәм аграрийларның тырыш хезмәте тора.
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев