Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Василий Абрамов: «Тормыштан зарланмыйча, тырышып яшәргә кирәк»

Сугыш елларының ачы җилләре аның балачагын иртә урласа да, күңелендәге яктылыкны сүндерә алмаган. Казиле авылында яшәүче 95 яшен тутырган хезмәт ветераны Василий Абрамов бүген дә сафта: аның һәр сүзендә — тормыш тәҗрибәсе, һәр карашында — туган туфракка рәхмәт хисе. Василий дәдәй тормыштан зарлана торганнардан түгел, ул һәрвакыт тырышып яшәргә өйрәнгән. Бүген ул — оныкларының яраткан бабасы һәм авылдашлары өчен чын хезмәт үрнәге.

Ачы сугыш чоры

Василий Абрамов Зәй районы Поповка авылында туган. Ләкин анда озак яшәргә туры килмәгән аларга. Төрле сәбәпләр аркасында Казиле авылына күченеп килгәннәр.

— Әйе, балачагыбыз да, яшьлек елларыбыз да ачы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килде. Сабый чагындагы иң тетрәндергеч вакыйга — гармун уйнап, җырлап, яшь егетләрне, абыйларны сугышка озату. Әтием гармунчы иде минем, шуннан әлеге сәләт миңа да «йоккан». Ул гармун уйнап, кичләрен авыл яшүсмерләре, апалар белән әзрәк кич утыра идек, чабаталар киеп бии идек, — дип хәтер йомгагын сүтә башлады Василий дәдәй. 

Аның күзләренә карасаң, анда бөтен бер чор тарихын күрергә була. Василий Семеновичның балачагын сугыш урлаган, яшьлеген авыр хезмәт сынаган. Ул елларны искә алуы бүген дә авыр аңа... Ветеран тын гына тәрәзәгә карый, әйтерсең лә анда еракта калган ачы сугыш чоры мизгелләре кабат яңара. 

— Мин үзем 9 яшьтән бирле эшли башладым. Сугыш башланганда, миңа 11 яшьлек яшүсмер малайга, гаилә башлыгы булып калырга туры килде. Әтине 1941 елны сугышка алдылар. Ул вакытта мин эштә, басуда печән җыеп калдым. Шуннан соң аны күрергә насыйп булмады инде... Хәбәрсез югалган дигән кара кәгазь генә килде. Мин 4 сыйныфны тәмамладым да, аннары исә укып та булмады. 

Нинди эштә генә эшләргә туры килмәде! Илдә сугыш барганда басу-кырларда сәнәк, тырма белән дә эшләдек, «Барысы да форонт өчен» дигән шигарь бар иде! Аннары исә үскән саен, эшнең дә җаваплырагын бирә башладылар — ат бирделәр, шул ат белән арыш урып йөрүләремне хәтерлим. Үзем кечкенә генә, буем да юк. Уйлап-уйлап торам да, кайдан көч алдым микән дим бүген, — дип сөйли Василий дәдәй. 

1943 ел. Дөнья ут эчендә булганда, авылда калган бала-чага олылар белән беррәттән «фронт өчен» дип тир түгәләр. Җәй җитүгә — печән эше башлана. Василий дәдәй Хәким исемле иптәш малае белән атларга косилка тагып, кыр-басуларга чыга. 

— Куллар бәләкәй булса да, җаваплылык зур иде: печәнне вакытында чабарга, җыярга, киптерергә кирәк. Урып-җыю вакыты җиткәч, эш тагын да катлаулана. Самосборкада эшләгәндә, арттан хатын-кызлар килә иде. Алар — аналар, апалар — без урган игенне көлтәләргә бәйләп, чүмәләгә куеп бардылар, — дип бераз авырсынып куя әңгәмәдәшем. 

Яшь үсә барган саен, эшләр дә җитдиләшә. Василий дәдәй иптәше Хәким белән «Коммунар» комбайнына утыралар. Ул вакытларда «белмим» яки «булдыра алмыйм» дигән сүз булмый. Булдырырга кирәк!

— Эшләгән кешегә 500 грамм ипи бирәләр иде. Бу икмәкнең кадере алтыннан кыйммәтрәк. Әнигә — 500 грамм, миңа — 500 грамм, энеләрем Петя белән Володяга икесенә 500 грамм бирделәр. Көн саен өйдә кило ярым ипи булсын өчен, басуда норманы тутырырга кирәк иде. Норма тулмаса — ипи дә юк.

Без әле бәрәңге утырттык, мал-туар да бар иде. Сөтне, йомырканы, итне — фронтка тапшырырга кирәк. Әле бит үзебезгә дә кирәк… Авыр вакытлар булса да, кешеләр сынмады, — дип уртаклаша Василий дәдәй.

Эшләгән кеше кадерле була!

Чабатаны да үзе үрергә өйрәнә ул.

— Әниемә, ике энем Петя белән Володяга чабаталар үреп кигерә идем. 1945-46 елларда урманда юкә бетте. Чабата өчен юкә — иң яхшы чимал. Җитмәсә, өстән көненә 3 чабата үрергә дигән күрсәтмә бар. Авыр булды инде. Аңа карамастан, ул вакытта кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәде, киң күңелле иделәр, бер-берсен кыерсытмадылар, кимсетмәделәр. Халык бик түзем, сабыр, чыдам булырга өйрәнде. 

Халкыбыз әйткән: эшләгән кеше кайда да кадерле. Василий Семенович та «эшләгән кешене яраталар иде, ул елларда синең хезмәтеңне күрә беләләр иде» дип искә ала. 

— 1944нче ел... Кылган хезмәтемне зурлап, миңа бүләк итеп ботинка бирделәр. Ул чактагы сөенүләремне күрсәң! Балачакның иң зур шатлыгы иде ул. Озакламый җиңү язы килде. 1945 елда мине костюмлы иттеләр, ә Казаклар авылыннан килеп эшләүче дус малай Әсхәткә чалбар бирделәр.Язгы чәчүләр төгәлләнгәч, Әсхәт: «Биреп тор әле костюмыңны», — дип килеп җитте. Кызлар янына барасы булгандыр инде, мөгаен. Ә җәй уртасында, Тройсын бәйрәме җиткәч, чират миңа килде — мин аңардан чалбарын сорап тордым. Шул рәвешле, бер-беребезгә терәк булып, булган киемне уртаклашып, яшьлекнең матур чакларын үткәрдек, — дип куя әңгәмәдәшем. 

«Армиядән соң өйләндем мин»

Хәтер йомгагын бергәләшеп сүтә бардык без Василий Семенович белән. Хуҗадан армия сафларында хезмәт итүе турында да кызыксындым.

— 1950-53 елларда артиллериядә хезмәт иттем. Харбин, Владивосток, Порт-Артур шәһәрләрендә булырга туры килде. Хәзер егетләр нишләптер армия хезмәтеннән куркалар, качып йөрүчеләр дә ешайды. Инде бер ел гына солдатта булырга, алай да төрле сәбәпләр табып, качып йөрүне хуп күрәләр. Безнең буыннар бөтенесе дә 3 елдан артык армиядә хезмәттә булды бит! — дип ачынып әйтте әңгәмәдәшем. — Армиядән соң туры авылыма кайттым. Хезмәтемне тугры дәвам иттем, хезмәт алдынгысы идем, партиягә кабул иттеләр. 

Әле минем Казиле авылына ут кертүебез турында сөйләп үтәсем килә. Алтмышынчы еллар урталарында районыбызның Татарстан, Комсомолец поселокларында һәм Биклән авылында гына ут бар иде. Мин исә Казилегә дә ут кертү мәсьәләсен күтәреп чыктым. Мотор да, генератор да табылды. Инде ничек урнаштырырга, бу эшне ничек башкарып чыгарырга? Комсомолецтан электрик дядя Васяны алып килдем, ул ни рәвешле ут бирергә кирәклеген өйрәтте. Беренче итеп утны клубка һәм колхоз фермасына керттек. Бу 1964нче еллар иде. Сөйләве генә ансат, хәзер дә тәннәрем чирканып китә. Күпме көч куелды, күпме юл узылды бит, — ди Василий Абрамов. 

Армия сафларыннан туган тупсасына яңа гына аяк баскан Василий язмышының иң зур бүләген очратырмын дип уйлады микән? Сарман районының Түбән Чыршылы авылыннан кунакка килгән гүзәл Лизияне күрү белән, аның йөрәгендә мәхәббәт утлары дөрли. Яшьләрнең саф хисләре матур кавышуга юл ача. Бүген әңгәмәдәшем шул бәхетле көннәрне, бергәләп корган гомернең һәр мизгелен тирән дулкынлану һәм сагышлы бер сөю белән искә ала. 

— Лизиягә – 19, миңа 23 яшь чагында 1954 елның 16 февралендә Новотроицкое авылында язылыштык. Шул гомер эчендә 3 ул, 1 кыз үстердек. Матур тордык хатыным белән. Кызганыч, 83 яшендә үлеп китте. Лизиясез тормыш итүемә дә 9 ел булды инде… — дип куя әңгәмәдәшем.  

«Бабай, деньги давай!»

Василий дәдәй бүгенге көндә оныклары, оныкчыкларына куанып гомер итә. 

— Оныкчыкларым гына 25 булды, шөкер. Мин бәхетле бабай дим үземне! Оныкларның балаларын күргәч, күңел сөенә. Кунакка кайтканда, өй аларның шат тавышлары белән тула: кечкенәләре бииләр, җырлыйлар. Аларны күзәтеп утыруы гына да җанга рәхәтлек өсти, дәва сеңгән шикелле була. Оныкларга спорт белән шөгыльләнегез дим. Алар молодецлар! Бер оныгым баскетбол уйный, берсенең каратэ буенча зур уңышлары бар, бер кызым скрипкада искиткеч итеп уйный. Алар миңа бабай гына дип торалар. Әле «Бабай, деньги давай» дип җибәрәләр. Мин шаяртып, «Сам давай» дим! Алар яшәү чыганаклары, алар минем өмет, — ди, аеруча да дулкынлану белән Василий дәдәй. 

Василий Абрамовның сөйләгәннәре бер биткә генә түгел, калын китапларга язарлык. Ул — сугыш чоры баласы; ачлык-ялангачлыкны да, ил өстенә килгән ачы кайгыны да үз иңнәрендә татыган чыдам, какшамас буын вәкиле. Шөкер, бүген ул үзенең яраткан Казилесендә кадер-хөрмәттә гомер итә. Балаларының, онык-оныкчыкларының җан җылысын тоеп яшәве — үзе бер бәхет. Сосновый Борда яшәүче кызы Рая да атасына һәрчак терәк, гел килеп-хәбәр алып тора. 91 яшьлек энесе Петр белән булган кадерле очрашулар аның күңеленә көч бирә. Бу — чын-чыннан сокланырлык һәм үрнәк алырлык гомер бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев