Татарстан Министрлар Кабинеты дәүләт ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен тартып алу турында карар кабул итте. Бу җирләр Минзәлә районы аша үтүче төбәк әһәмиятендәге «М-7 «Волга» — Коноваловка — Иске Ашпала» автомобиль юлын төзү өчен кирәк булачак.
Тартып алыначак җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 855 квадрат метр тәшкил итә. Алар 241 мең квадрат метр мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләреннән бүленеп чыгарыла, дип язылган карарда.
Кишәрлекләр Минзәлә районының Коноваловка авыл җирлегендә урнашкан һәм юридик затлар — «Тукай җир компаниясе» ҖЧҖ белән «Кама беконы» ҖЧҖ милкендә тора.
Җирләрне алу өчен милекчеләргә тиешле компенсация түләнәчәк. Барлык кадастр эшләрен һәм түләү күләмен билгеләүне «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе башкарачак.
Нет комментариев