Иске Җирекледә Донбасста һәлак булган балаларны искә алу акциясе узды
җәмгыять

Иске Җирекледә Донбасста һәлак булган балаларны искә алу акциясе узды

Иске Җирекле авылындагы «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган «Ак чәчәкләр» акциясе оештырылды.

«Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән бергә фаҗигале вакыйгалар тарихы яңартылды һәм сабыйлар тынычлык символы итеп һәйкәлгә кыр чәчәкләре салды.

«Дуслык» үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова билгеләп үткәнчә, әлеге чара нәниләрдә игелеклелек һәм дөньяга карата теләктәшлек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән. Вакыйга авыл һәйкәле янында тәмамланды, анда балалар үз куллары белән җыйган чәчәкләр салдылар.

Фото: Гөлназ Зарипова тарафыннан бирелде 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев