Бүгенге көндә еш кына кешеләр үз уңышсызлыкларын, тормыштагы кыенлыкларын әти-әниләреннән мәхәббәт, наз җитмәү белән бәйләп аңлатырга тырыша. “Алар миңа җитәрлек игътибар бирмәде”, “яратуларын күрсәтмәде”, “шуңа күрә минем тормышым уңышсыз” кебек фикерләр еш ишетелә. Әмма мондый караш гаделме соң? Безгә бирелгән тәрбияне һәм мөмкинлекләрне ничек бәяләргә кирәк — шушы сорауга җавап Альбина Фазлыева язмасында.
Бүгенге көндә шундый тенденция бара, синең уңышсызлыкка, наз җитмәгәнгә әти-әнине гаепләү. Һәр проблемабызда кемдер гаепле. Әти-әни тиешле наз, мәхәббәт бирмәгән, яратам дип әйтмәгән, алар эшләгән дә эшләгән, шуңа күрә минем хәзер тормышым бармый, эшем бармый, самооценкам түбән, алар мине аңламый һ.б
Бу безнең кешелек дөньясында күзәтелә торган бик куркыныч әйбер: бала әти-әнисен гаепли. Коръәндә аларга уф дип тә әйтергә ярамаганын, хөрмәт күрсәтәсен барыбыз да белә.
Менә сезгә мисал. Бу стаканда безнең әти-әни, якыннарыбыз җылылыгы, терәге. Һәм алар булдыра алганча, белгәнчә безгә аны тулаем биргәннәр. Безнең стакан тулып җитмәде, һәм без бу җитми, бу аз дип зарланабыз. Әмма алар күпме бар, барысын да биргәннәр. Безнең әти-әни башка мөһиттә тәрбияләнгәннәр, аларның гыйлеме, тәҗбирәсеннән чыгып, безгә булдыра алганча мәхәббәтен, назын бирергә тырышканнар. Без аларга шуның өчен рәхмәтле булырга тиеш. Ә җитмәгән шушы бушлыкны үз өстебезгә җаваплылык алып, гыйлем туплап, үз тырышлыгыбыз белән тутыру өстендә эшләргә тиешбез.
Альбина Фазлыева
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев