Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә бозуларның иң күбе – тизлекне арттыру

Май аенда район юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 2 кеше үлде, 11 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Матди зыян белән бәйле 97 һәлакәт булды. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре ай дәвамында юллардагы хәлне тотрыклыландыру максатыннан 6 тапкыр профилактик рейдка чыкты. Чаралар барышында алар юл йөрү...

Май аенда район юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 2 кеше үлде, 11 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Матди зыян белән бәйле 97 һәлакәт булды.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре ай дәвамында юллардагы хәлне тотрыклыландыру максатыннан 6 тапкыр профилактик рейдка чыкты. Чаралар барышында алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең 465 очрагын теркәделәр. Хокук бозуларның иң күбесе - 271е - тизлек режимын сакламау белән бәйле. Куркынычсызлык каешын такмаган 52 кешегә, рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыккан - 39, укылмый торган номерлар белән барган 36 йөртүчегә карата беркетмә төзелде. 2 кеше эчкән килеш руль артында тоткарланды. Шулай ук машина йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утыру, штрафын вакытында түләмәү, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү очраклары теркәлде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев