Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьлеккә кайткандай булдык

Район ветераннарының «Йолдыз» клубы актив эшләвен дәвам итә. Нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми. Инде өлкән яшьтә булсалар да, спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә булмасын, сәяхәтләр, очрашулар булмасын - барысына да өлгерәләр. Әледән-әле шахмат-шашка ярышлары үткәрелә, теләгән кеше компьютер классына йөри, бәйрәм очрашулары югары хәзерлектә уза.

Әле март ахырында гына клуб әгъзалары сәнгать мәктәбендә үткәрелгән югары хәзерлектәге инструменталь музыка концертында булдылар. Анда шәһәр музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары җыелган иде. Концертны шушы мәктәпне тәмамлаган автор-башкаручы Эльмира Теркулова әзерләгән иде. Аның музыка һәм җыр текстын ничек иҗат итүе, нинди темаларның күңеленә аеруча хуш килүе турында сөйләвен тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Концертның һәр номеры көчле алкышлар астында барды. Җыр, музыка дөньясы, яшьләр мохиты безне яшьлеккә алып кайткандай итте. Яшьләр белән аралашудан канәгатьләнеп, күңелгә рәхәтлек алып кайттык, дип хәбәр итә безгә «Йолдыз» клубы әгъзасы Әнисә Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев