Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк авылыннан Равил Төхбәтуллин 160 оя умарта тота

Җәй ахыры умартачылар өчен эшнең иң кызган чагы. Алар бу көннәрдә барысы да бал җыю белән мәшгуль. Бу эш белән җитди шөгыльләнүче тәҗрибәле умартачылар да районда аз түгел. Шуларның берсе – Яңа Бүләк авылыннан 160 оя умарта тотучы Равил Төхбәтуллин.

Равил Төхбәтуллин умартачылар нәселеннән. 1981 елда әтисе Камил Яңа Бүләк урманчылыгында умарталык оештыра. Балачактан ук Равил умарта эшенең серләренә төшенеп үсә, бу юнәлештә ярыйсы гына тәҗрибә дә туплый. 1990 елдан исә әтисе оештырган эшне гаиләсе белән бергәләп дәвам итә. 
– Равил Камилевич, умарта кортларын үрчетүне, алардан бал алуны һәр кеше дә булдыра алмый. Моның сере нидә?
– Беренчедән, умартачы, бал кортлары кебек үк, чисталыкны, пөхтәлекне яратырга, эшчән һәм төгәл кеше булырга тиеш. Икенчедән, бал ул чәчәкләрдән җыелган нектар. Бер кашык бал җыяр өчен бал кортлары меңләгән чәчәккә кунарга тиеш. Яхшы умартачы булыйм дисәң, шуны истә тотып, умарталыкны урман эченә урнаштырырга кирәк. Чөнки чәчәкләр нәкъ менә урманда күп үсә. Умарта тоту бик авыр һәм җаваплы эш. Әмма ул миңа ошый, бар күңелемне биреп шөгыльләнәм, гаиләм белән бергәләп эшләү тагын да зуррак канәгатьлек китерә. 
– Бал җитештерүче буларак, аның файдасы бал турында да фикерегезне ишетәсе килә.
– Бал татлы нигъмәт кенә түгел, ул – мең дә бер авырудан дәва. Шулай ук ул гомергә җитәрлек сәламәтлек, энергия чыганагы.
– Равил Камилевич, ә чын бал нинди ул?
– Нинди генә чәчәктән җыелуына карамастан, чын бал вакыты җиткәч утырырга (куерырга) тиеш. Утырмый икән, димәк, бу чын табигый бал түгел.
– Быел бал кортлары өчен уңай елмы? Җыйган уңышыгызны ничек бәялисез?
– Былтырга караганда бу елны бал азрак. Чөнки кортлар өчен һава торышы бик уңай булмады. Май аеның салкын торуы аларның үрчүен тоткарлады. Ә июнь башларында яуган яңгырлар аркасында кортлар юкә агачыннан бал җыя алмадылар.
– Белгеч буларак, сатып алучыларга ниндирәк файдалы киңәшләр бирер идегез?
– Бал сатып алу зур игътибар сорый. Иң беренче, балны иснәп һәм кабып карарга кирәк. Балдан тәмле ис, кәрәз тәме килү аның яхшы сыйфатлы икәнен аңлата. Кашык тыгып өскә сузып мендергәндә бал өзелеп калмаска, кашыкка ияреп сузылырга тиеш.
– Равил Камилевич, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашасызмы? Сер булмаса, быел бал ничә сум тора?
– Әйе, бу ярминкәләргә әзерләнәбез инде. Анда кәрәзле бал, умарта продукциясе, бал икмәге, прополис сатачакбыз. Өч литр балның бәясе 1500-1800 сум тора.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Татлы хезмәтегез быел да бәрәкәтле булып, сезгә уңыш кына алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев