Реклама
Яңалыклар
Уракка төштеләр
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта республикада барлыгы 14,3 мең гектар мәйданда 33,З мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Безнең районда исә иң беренчеләрдән булып уракка «Камский» җитештерү кооперативы төшкән. «Уракка бер атна элек кердек. Бүгенге көндә 250 тонна көзге арыш суктырып алдык. Уңыш...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта республикада барлыгы 14,3 мең гектар мәйданда 33,З мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Безнең районда исә иң беренчеләрдән булып уракка «Камский» җитештерү кооперативы төшкән. «Уракка бер атна элек кердек. Бүгенге көндә 250 тонна көзге арыш суктырып алдык. Уңыш гектарына 22,7 центнер тәшкил итә. Кырда ике комбайн белән ике йөк машинасы, барлыгы алты кеше эшли», - дип хәбәр иттеләр хуҗалыктан. «Камский» хуҗалыгыннан тыш шушы көннәрдә уракка «Кама» агрофирмасы игенчеләре дә керешкән. Алар 310 гектардагы көзге бодайны теземгә сала башлаганнар. Явым-төшем булмаса, атна ахырына районның барлык хуҗалыклары да уракка төшәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев