Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә
Яңалыклар

Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә

Апас тавыш бирү буенча беренче урынга чыккан.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә билгеле булды.

Апас яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда беренче урынга чыккан – сайлаучыларның 92,17 проценты тавыш биргән. Кайбыч икенче, Әтнә өченче урында.

Политтехнолог Марат Бәширов моның югары күрсәткеч булуын билгеләп узды. Күп кенә төбәкләрдә сайлауга килү күрсәткече 41-42 проценттан артмаганын әйтте. “Бу саллы эш нәтиҗәсе”, - диде Бәширов.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев