Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда беренче сыйныфка илле бер меңгә якын укучы барды

Унҗиде мең кечкенә казанлы бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

Татарстанда 51 меңгә якын укучы беренче сыйныфка барды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада парта артына барлыгы 418 меңнән артык укучы утырды. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстанда бүген сигез яңа мәктәп ачылуын билгеләп үтте.

  • Казанда 128 меңнән артык укучы бар, бу узган елгыдан 8 меңгә артык. Шуларның 17 меңнән артыгы – беренчеләр. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 70 мең 985 бала шөгыльләнә.
  • Шәһәр мәгариф системасында 17 меңләп педагог, шул исәптән 7466 укытучы эшли. Яңа уку елында 200дән артык яшь белгеч педагог эшчәнлеген башлап җибәрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев