Мең елдан артык тарихы булган бәйрәм зур мәгънәләрне үз эченә алган. Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенченең бераз гына булса да «тын алуы» – тәнен-бәдәнен ял иттерүе, рухын баетуы өчен ата-бабаларыбыз тарафыннан оештырылган бәйрәм. Республикабызда, гомумән, Җир шарының татарлар яшәгән барлык кыйтгаларында да милли бәйрәмебез уздырыла. Аны халкыбыз көтеп ала һәм матур итеп бәйрәм итә.
Район Сабан туена хөрмәтле кунаклар: Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының Тукай районы кураторы, ТР Рәисе ярдәмчесе, Балалар һәм яшьләрнең Беренчеләр хәрәкәте бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең ТРда төбәк бүлеге Советы рәисе Тимур Сөләйманов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов килгән иде. Алар мәйданга җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр һәм авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куйган аграрийларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырдылар.
Мәйданга килүчеләрне милли тормыш-яшәешебезне чагылдырган «ишегаллары» каршы алды. «Ишегаллары»н яше-карты зур кызыксыну белән карады, күмәкләшеп фотога төшүчеләр байтак булды. Сату павильоннарында тәкъдим ителгән ризык, көнкүреш тауарлары ассортимент ягыннан төрле һәм яхшы сыйфатлы булуы белән халыкны җәлеп итте.
Сабантуй – милли мирас
Россия Президенты В.Путин тарафыннан «2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы», Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан быелгы ел – «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге» елы дип игълан ителгән иде. Шуңа өстәп, халкыбызның йөз аклыгы булган легендар шәхес, ватанпарәвәр, милләтебез дәрәҗәсен дөньякүләм аренага күтәргән Герой-шагыйрь Муса Җәлилнед тууына 120 ел тулды. Татар халкы тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган, халкыбызның рухы-җаны булган, чын мәгънәсендә халкыбызның газиз улы, Халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булды. Бу уңайдан республикабызда, Тукай районында ел дәвамында төрле мәдәни кичәләр, патриотик чаралар уздырылды һәм ул эш хәзер дә дәвам итә. Сабан туенда бу истәлекле даталар да чагылыш тапкан иде. Габдулла Тукай киноэкраннарда «җанланды». Балачактан, ана сөте белән кергән иҗаты җанланды. Сабыйлык чорыннан күңел түренә кергән «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык, «Бала белән күбәләк» шигырь-әкиятләре җанланды. Бу – күңелләрдә озак сакланырлык манзара иде! Җирлегебездә истәлекле даталарга багышлап төрле дәрәҗәдәге бәйрәм чаралары уздырылып тора. Быелгы Сабантуй шушы вакыйга белән бәйләп үткәрелде. Шушы даталарны үз эченә алган тамаша – театральләштерелгән күренеш эчтәлекле һәм сәнгати югарылыкта куелышы белән тамашачыны битараф калдырмады.

Музыкаль композицияләр, театральләштерелгән күренешләр мәгънәле, бай эчтәлекле итеп оештырылуы белән мәйданга җыелган халыкны үзенә җәлеп итте. Районның «Ял мәдәният үзәге» балетмейстеры-куючысы Венера Мансур кызы Кашапова һәр елны Сабантуйның олы мәгънәсен тиешле дәрәҗәдә халыкка ирештерү өчен зур тырышлык куя.
Быел районыбызның Тукай исеме белән аталуына 50 ел тулды. Шул уңайдан районыбызда байтак еллар хезмәт куйган җитәкчеләргә дә, һәр елдагыча зур хөрмәт күрсәтелде, бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм бизәге – балалар. Алар Сабан туеның мәдәни яктан төп бизәге булдылар – композицияләрне, концерт номерларын ихластан башкардылар. Мәктәп укучылары, яшьләр, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләре, җыр һәм бию, хореография коллективлары тарафыннан башкарылган һәр композиция ил табынын ризыклы итүгә зур өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбызга мәдхия җырлау, аларның фидакарь хезмәтен бәяләү, ата-бабаларыбыздан килгән бай рухи мирасыбызны чагылдыруы белән бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде.

Бәйрәмнең күркәм мизгеле – Сабантуй әләмен күтәрү. Бу дәрәҗәгә 2025 нче елның Кыр батыры «Миңнехуҗина» КФХгы механизаторы Игорь Вошенков һәм 2025 ел Сабан туеның абсолют батыры Илгиз Дәүләтгәрәев лаек булдылар. Шунысын аерым әйтәсе килә, Илгиз Дәүләтгәрәев – Торнаташ авылында, тату, тырыш гаиләдә туып-үскән егет.
Ил табыны муллыгына зур өлеш кертүчеләр
Мусабай Завод авыл җирлегенә керүче Кызыл Байракның җиләкле аланлыгы район халкы һәм кунаклар күңеленә хуш килә торган урын. Табигатьнең матур почмагында үтүче Сабантуй мәйданы тиешенчә җиһазланган, матур итеп бизәлгән. Халык – мәйданга агыла. Милли моңнар мәйдан өсләренә сыеша алмыйча тирә-якка тарала. Бәйрәмне алып баручылар халыкны Сабантуй белән котлый һәм тантаналы мизгел – 2026 ел Сабан туе ачык дип игълан ителә.
Район башлыгы Камил Нәҗмиев бәйрәмгә җыелган халыкны, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Аннары җирлегебездә башкарыла торган эшләр турында кыскача сөйләп үтте, ил табынын ризыклы итүдә Тукай районы хезмәтчәннәренең саллы өлеш кертүен ассызыклады: «Сабантуй – көтеп алган милли бәйрәмебез. Сабантуй – барлык халыкларны берләштерә торган бәйрәм. Сабан туе –намуслы хезмәт өчен бүләк. Бүген без, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Районыбызда язгы чәчү – сабан эшләре уңышлы төгәлләнде. Басу-кырларыбыз – өметле. Быел 80700 гектар сөрү җирләренең 44800 гектарына – бөртеклеләр, 10800 гектарына мал азыгы культуралары, 4269 гектарга – берьеллык үлән, силос салу өчен 2213 гектар кукуруз чәчелде. Рапс – 5037, горчица – 522, көнбагыш – 1129 гектар җирне били.
Район биләмәсендә төрле милек формасындагы 119 авыл хуҗалыгы оешмасы, 6 авыл хуҗалыгы кооперативы, 14 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, шул исәптән 2 агрофирма һәм 97 крестьян-фермер хуҗалыгында 4 меңнән артык кеше тырыш хезмәт куя.
Сабантуй – тырыш хезмәткә бәя бирү, алдынгыларны бүләкләү, күңел ачу – җыр-бию, ат чабышы, милли көрәш, төрле уеннар һәм дус, туганнар белән күрешү бәйрәме. Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебезне күңел күтәренкелеге белән уздырыйк. Икмәк – игенченең көнне төнгә ялгап эшләгән тырыш хезмәте. Быелгы Сабантуй күңелегездә матур хатирә булып сакланып калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Милли бәйрәмебез сезгә игелекле эшләр башкаруда көч-куәт өстәсен – хезмәттә яңа уңышларга рухландырсын», – диде һәм авыл хуҗалыгы тармагында алдынгылыкны яулаган фидакарьләрне бүләкләү өлешен башлап җибәрде.

Сабантуйның төп мәгънәсен белдерүче мизгел – 2026 нчы елның «Кыр батыры» игълан ителә. Быелгы ел Кыр батыры – «Миннехуҗина» КФХ механизаторы Ренат Минеев. Механизаторга бәрән бүләк ителде. «Чәчү комплекслы куәтле тракторларның иң яхшы механизаторлары»: «Ирек» җитештерү кооперативы механизаторы Рамил Сабирҗанов, «Кама» агрофирмасы механизаторы Фирдүс Салихҗанов, «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе механизаторы Юрий Колузаев, «Ярыш» җитештерү предприятиесе механизаторы Рафис Хаматовларга рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.
Кыр батырларына, алдынгы механизаторларга һәм сыер савучыларга, фермерларга ихластан рәхмәт хисләрен белдерү, аларның намуслы хезмәтенә югары бәһа бирү – бүләкләү матур оештырылуы белән күңелгә хуш килде. Сабан туенда фидакарь хезмәтләре өчен җитештерү предприятиеләре директорлары, авыл җирлеге башлыклары, муниципаль хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте югары бәяләнде. Шулай ук Сабан туеның иң мавыктыргыч өлеше булган милли көрәшендә батыр калган спортчыларга һәр елдагыча зур игътибар бирелде. Милли көрәш ветераннары: Айрат Гыйлаев, Ильяс Гыйлаев, Рәкыйп Хәмитов, Рафаэль Әхмәтҗанов, Рәис Гыймадиев, Ришат Шәрипов, Тәнзил Хәмәдиев, Рәиф Нигъмәтуллиннарга рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Спортчы ветераннарга алмашка килүче яшь буын вәкилләре – спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре – билбау көрәше буенча Россия, Татарстан Республикасы беренчелеге призёрлары: Валерия Ефремова, Валерия Тороповага рәхмәт хаты һәм бүләккә ия булдылар.
Ел саен районыбызда уздырыла торган «Иң яхшы авыл җирлеге» бәйгесендә җиңү яулаган авыл җирлеге башлыкларына: Резеда Сафина (Иске Абдул), Розпа Әбделмәнова (Борды), Эдуард Гәрәев (Күзкәй), Руслан Иванов (Мәләкәс), Дамира Габделхәева (Новотроицкое) Рәхмәт хаты, акчалата бүләк тапшырылды.
Тукайлылар – эшли дә, бәйрәм дә итә белә! Мәйданга 23 авыл делегация керә. Районыбыздагы һәр авылның данлы һәм шанлы тарихы, матур киләчәге бар. Һәр авыл җирлеге үз йөзен чагылдырган иде. Егерме өч авыл җирлегенең һәммәсе дә ил батырлары, хезмәт алдынгылары белән дан тота. Бу күңелле манзаралар җыр-моң белән үрелеп барды.
Сабан туенда тукайлыларга зур бүләк ясалды – халкыбызның яраткан җырчысы, алтын тавышка ия тенор, Татарстанның Халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лаурегаты Филүс Каһиров мәйдан халкын кабатланмас җырлары белән сөендерде.
Нет комментариев