Яңалыклар

Рус теле буенча олимпиадада катнаштылар

Рус теле көне кысаларында 6 июньдә Казанда туган телдә (русча түгел) белем бирүче мәктәпләр укучылары өчен рус теле буенча III халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы үтте. Безнең районнан анда укыту-методика бүлеге методисты Эльмира Вәгыйзова, рус теле укытучылары Земфира Гарифуллина, Тәскирә Шәмсетдинова катнаштылар. Теләнче Тамак мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рузилә Ямалова (укытучысы...

Рус теле көне кысаларында 6 июньдә Казанда туган телдә (русча түгел) белем бирүче мәктәпләр укучылары өчен рус теле буенча III халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы үтте. Безнең районнан анда укыту-методика бүлеге методисты Эльмира Вәгыйзова, рус теле укытучылары Земфира Гарифуллина, Тәскирә Шәмсетдинова катнаштылар. Теләнче Тамак мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рузилә Ямалова (укытучысы Алсу Абзалова) олимпиада призеры дипломы белән бүләкләнде.

Рузиләне котлыйбыз, тагын да олы җиңүләргә ирешүен теләп калабыз.

Фотода:Теләнче Тамак мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рузилә Ямалова

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев