Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәк дәваханәсендә капиталь ремонт дәвам итә

Дәваханә бинасына 1997 елда нигез салынган. Бүген аның поликлиника һәм стационар өлешләрендә капиталь ремонт бара. Дәваханәне төзекләндерү өчен республика программасы кысаларында 104 миллион сум акча бүленгән.

– Быелга кадәр, биш елга бер ясала торган агымдагы ремонттан кала, бинада бернинди дә төзекләндерү эшләре үткәрелмәде, – дип аңлата дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов. Күптәннән көтелгән ремонт эшләре дәваханәдә гыйнвар аенда башланган. Без барганда төзүчеләр бинаның тышкы ягын яңарталар һәм икенче, өченче катларында эчке эшләр белән мәшгуль иделәр.
Галим Сабирҗанов билгеләп үтүенчә, бүгенгә поликлиника бүлегенең беренче катында эшләр 40 процентка башкарылган. Стеналар ачык төскә буялган, яңа пластик тәрәзәләр куелган, ишекләр яңага алмаштырылган, яңа идән җәелгән, электрика, телефон, интернет кабельләре һәм сигнализация системасы яңартылган. Төзүчеләр бүгенгә бина түбәсенең 90 процентын яңага алыштырган, эшне тәмамлыйсы һәм парапет урнаштырасы калган. «Бу эшне исә бинаның фасадын төзекләндереп бетергәч кенә башкарып була», – диләр эшчеләр.
– Ремонт барган вакытта пациентлар флюорографияне Яр Чаллы туберкулез диспансерында үттеләр. Моның өчен без әлеге дәваханәнең баш табибына рәхмәтлебез, – дип аңлатып үтә Галим Габбасович. Ә яңартылган флюорография кабинеты июль аеннан эшли башлаган. Бүген ул көнгә 80-90 кешене кабул итә. 
– Дәваханәгә медосмотр үтәргә килдем, яңартылган кабинетта флюорография уздым. Биредә ремонт ясалуга мин бик шат, бу күптәннән кирәк иде инде, – ди Малтабар авылында яшәүче Надежда Громова.
Пациентлар уңайлыгы өчен беренче катта даруханә һәм буфет та эшен яңарткан.
Баш табиб белдерүенчә, өченче катта урнашкан кардиология кабинеты, пациентларга уңайлырак булсын өчен, беренче катка күчәчәк. Стоматология, лор, офтальмология кабинетлары исә өченче катта урнашачак.
Подрядчы оешма биредә 2011 елда да эшләгән булган. Ул дәваханәнең авыруларны кабул итү бүлмәсендә сантехниканы, җылыту системасын яңарткан, тәрәзәләр алыштырган, пандуслар да ясаган булган.
– Бүгенгә төзекләндерү эшләре 25-30 процентка башкарылды, – ди оешманың прорабы Илдар Габделхаков. Хәзерге вакытта объектка 30 эшче җәлеп ителгән. Дәваханәдән кала, бүген әлеге оешма Яр Чаллы шәһәренең мәктәп төзелешендә эш алып бара, дип билгеләп үтте прораб. Мәктәп шушы көннәрдә куллануга тапшырылачак, аннан соң барлык эшчеләр дә дәваханәгә күчәчәк, эшләр дә тизләтеләчәк, дип белдерде ул. Дәваханәдә ремонтны тәмамлау срогы декабрь аена билгеләнгән, әмма без аны октябрь-ноябрь айларына бетерергә планлаштырабыз, диләр төзүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев