Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район халкы урман законнарын бозучылар турында хәбәр итә ала

"Халык контроле" мобиль кушымтасы аша да урман законнары бозылу факты турында сөйләп була.

Татарстан кешеләре "Урман янгыннары үзәге" диспетчерлык идарәсендәге төбәк пунктына шалтыратып, урман законнары бозылу очраклары турында мәгълүмат бирә ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча шалтыратып, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша урман законнары бозылу факты турында сөйләп була.

2018 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 219 мөрәҗәгать килде, шул исәптән 65се - бердәм федераль номер буенча, алардан 64се - янып китү очраклары буенча, 69ы - чүплекләр, 1се - агачларны законсыз кисү һәм 85се - урман хуҗалыгына бәйле башка мәсьәләләр буенча, диелгән әлеге хәбәрдә.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев