Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район газетасын яратып укыйм

«Якты юл»ның узган санындагы икенче яртыеллыкка язылу тәмамланып килә, дигән хәбәрне укыдым да, әллә ничек күңелем кузгалды, хатирәләр яңарды. Мин бит бу газетаны беренче көненнән үк язылып, укып барам, үзем дә күп еллар аның хәбәрчесе булдым. Яраткан язмаларны кисеп алып саклыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм. Аларда - район тарихы,...

«Якты юл»ның узган санындагы икенче яртыеллыкка язылу тәмамланып килә, дигән хәбәрне укыдым да, әллә ничек күңелем кузгалды, хатирәләр яңарды. Мин бит бу газетаны беренче көненнән үк язылып, укып барам, үзем дә күп еллар аның хәбәрчесе булдым. Яраткан язмаларны кисеп алып саклыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм. Аларда - район тарихы, авыллар елъязмасы дисәң дә була. Байтак җыелганнар, кайберләре инде саргая башлаган.
Мин шулай уйлыйм: син үз районыңны яратасың, аның тормышын, күпмилләтле халкының мәдәниятен, рухи кыйбласын беләсең килә икән, «Якты юл» бу җәһәттән иң якын ярдәмчең, дустың була ала. Аның хәзер эчтәлеге генә түгел, эшләнеше дә үзгәрде - заманча, зәвыклы, кулга алуы ук күңелле. Әйдәгез әле, бөтен районыбыз белән язылыйк «Якты юл»га. Рәхәтләнеп укыйк газетабызны, фикер алышыйк, шатлыкларыбызны уртаклашыйк, борчыган сорауларга бергәләп җавап эзлик. Кыйммәтләнде дип тормыйк, ният итеп бер түләсәң, газетаңны кунак көткәндәй көтеп аласың, ярты ел буе атнасына ике тапкыр килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета