Мәләкәс мәктәбендә «Живая классика» укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.
Бүген Мәләкәс мәктәбендә «Живая классика» укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 5-10 класслардан 21 укучы катнашты. «Живая классика» Бөтенроссия укучылар конкурсы — әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне гавами сәнгати уку (декламацияләү) буенча ярыш чарасы. Һәр катнашучының чыгышы 4 минутка кадәр дәвам итте.
Әлеге мәртәбәле чарада Круглое Поле мәктәбе укучысы Михаил Гусев 1 урынны яулады. Михаилны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
2 урын - Батырхан Җәлилов (Мәләкәс мәктәбе), 3 урын - Валерия Ирдинкина (Түбән Суыксу мәктәбе).
«Тамашачылар симпатиясе» номинациясендә Күзкәй мәктәбеннән Ленар Гыйльманов, Комсомол мәктәбеннән Әмирә Гайфуллина һәм Биклән мәктәбеннән Диана Галиева билгеләп үтелде.
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз.
Нет комментариев