Очрашулар күңелләрне кузгатты
Авыл җирлекләрендә өлкәннәребезне олылап чәй өстәлләре янында очрашулар, концерт-кичәләр булып үтте. Әйтик, Әҗмәкәй авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре, иң баштан, Яңа Сарайлы, Иске Гәрдәле, Әҗмәкәй авылларында яшәүчеләрне бәйрәм белән җылы котлап чыкканнар, ә бәйрәм чарасын Яңа поселогында оештырганнар.
- Яңа поселогының мәдәният йорты фойесында килгән әби-бабайлар чәй өстәле янында очрашты. Аларны Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов котлады, исәнлек-саулык, балалар игелеге теләде. Соңыннан сәхнәне балкытып, мәдәният йорты хезмәткәрләре чыкты. Алар җыелганнарга И. Абдуллинның «Әби белән шаяру» спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Зөлфия Окунева матур җырларын бүләк итте. Хәйрия акцияләрендә катнашучы, күп кенә конкурслар лауреаты, җырчы Люция Мостафина чыгышын әби-бабайлар бик җылы кабул иттеләр. Өлкәннәребез бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты, яшьлекләренә кире кайткандай булдылар, рәхәтләнеп концерт карадылар. Кичен исә җирлек халкы Яр Чаллы драма театры артистлары тарафыннан күрсәтелгән «Кияү абый» спектаклен карады, дип хәбәр итте безгә Яңа поселогының китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.
- Шилнәбаш авылының «Ветеран» клубында авыл пенсионерлары белән очрашу үтте. Чарага әби-бабайлар үзләре генә түгел, оныклары белән килгән иде. Фойеда пенсионерлар Светлана Голубина һәм Демида Петриванованың кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, ул бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде. Очрашуыбызны без танышу белән башлап җибәрдек. Бәйрәмгә килүчеләргә оныклары әбиләре турында җыелганнарга сөйләде, аларга багышлап шигырьләр укыды. Аеруча да Лиана Солтанярова, Стелла Хуснекаева, Луиза Шәрәфиева, Полина Бельская, Демид Петриванов актив булдылар. Алар бишек җырларына кадәр өйрәнеп, бәйрәмебездә өлкәннәргә җырлап күрсәттеләр. Соңыннан әби-бабайларыбыз «Әкият юллары буйлап» дип исемләнгән викторинада катнашты. Яшь әби дә, әни дә кеше Гөлнар Петриванова үзе язган нәсерне укыды. Әлеге нәсер аның әбисе истәлегенә багышланган иде. Җыелган өлкәннәребезгә без «Чуар тавык» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек (әби ролендә - Нурзилә Бариева, бабайны Гөлназ Солтанярова уйнады). Ә Татьяна Васина «Әбием минем» («Бабушка моя»), Лиана Солтанярова «Болытлар» («Облака») җырын башкардылар. Соңыннан II сыйныф укучылары Стелла Хуснекаева, Луиза Шәрәфиева һәм Лиана Солтанярова «Токымсыз мәче» («Кошка безпородная») дигән җырларын әбиләренә бүләк иттеләр. «Ветеран» клубында үткән әлеге очрашуыбыз бик җылы мохиттә үтте, бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде, дип язган редакциябез почтасына Шилнәбаш авылының китапханә мөдире һәм «Ветеран» клубының җитәкчесе Нурзилә Бариева.
- Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында армспорт һәм шашка-шахмат уеннары буенча спартакиада үткәрелде. Бөтен өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Нәтиҗәдә армрестлинг буенча беренчелеккә Александр Донсков һәм Фәйрүзә Муллина чыкты. Дартс уеннарында Шәйхеләгъзәм Шәйхразиев белән Людмила Чупринага тиңнәр булмады. Шахмат уеннары буенча беренчелектә Рафик Ямалиев белән Ярия Зиатдинова чыкты. Шашка уеннары да бик кызу барды. Анда беренче урынны Альберт Хәйретдинов белән Әнисә Стяжкова яулады. Өлкәннәр әлеге спорт уеннарын елдагыча көтеп алалар һәм алар өчен ул чын бәйрәмгә әверелә, дип хәбәр итте безгә ТРның физкультура һәм спорт отличнигы Ярия Зиатдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев