Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иҗат ул – кызыклы дөнья

Күптән түгел башкалабыз Казанда татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру, сәләтле балаларның талантын үстерү максатыннан Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе булды. Конференциянең «Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән» номинациясендә Яңа поселогы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айгөл Нуретдинова (фәнни җитәкчесе Рәзидә Мәүҗитова) 2 урынны...

Конференциянең сайлап алу өлешендә 110 укучы катнашкан булса, икенче турга 34 укучы гына чакырылды. Дәүләт Советына килгән һәр укучы да Туфан ага Миңнуллин йөргән сукмаклардан атлап, парламент бинасы буенча эчтәлекле экскурсиядә булды. Яшь журналистларның чыгышларын ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәйфуллина, Бөтендөнья татар конгрессы сайты редактор-модераторы, журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, «Шәһри Казан» газетасы журналисты, «Бәллүр каләм» республика бәйгесе лауреаты Линар Закиров бәяләде. Яшь журналистлар белән очрашуга Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде.

Без әлеге мәртәбәле бәйгедә җиңү яулаган райондашыбыз Айгөл Нуретдинованы редакциябезгә чакырып, берничә сорау бирдек.

- Журналистика белән мин 7 сыйныфларда укыганда мавыгып киттем, - дип башлады ул сүзен. - Татар телендә, рус телендә дә язарга яратам. Әлеге конференциядә чыгыш ясар өчен фәнни эшем өстендә берничә ай эшләдем. Фәнни җитәкчем - Рәзидә Гайсовна әлеге эшемдә юнәлеш бирде, һәрдаим булышып торды, мин аңа зур рәхмәтле. Әлеге җиңүем яңадан-яңа үрләр яуларга илһамландырды, - диде Айгөл.

Гамәли конференцияләрдән тыш Айгөл шәһәр күләмендә үтә торган бәйгеләрдә, иҗади фестивальләрдә катнашып, лаеклы урыннар яуларга өлгергән икән. Җитмәсә, үзе белем алучы мәктәпнең спикеры, мәктәп кысаларында ике телдә чыгучы «Чишмә» газетасының баш мөхәррире икән әле ул. Өйдә әнисенең төп булышчысы. Кыскасы, бар яктан да уңган, булган кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев