Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа кондиционер урнаштырдык

Узган ялларда Иске Ерыклы фельдшеракушерлык пунктына яңа заманча кондиционер куйдылар. Аны үз акчасына халык сатып алып урнаштырып куйган.

Идея инициаторлары – Сергей Халахов һәм Елена Рылова. Алар социаль челтәрләр аша авылдашларына ФАПка сплит-система сатып алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә карар кылалар.

– Соңгы көннәрдә аномаль эсселек тора. Мондый вакытта артериаль гипертензия белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер арта. Уколлардан соң авыруларга бераз ял итәргә, уңайлы шартларда ятып торырга кирәк. Безнең ФАП пациентлары бүләккә кондиционер сатып алырга булдылар. Бу идеяне барлык авыл халкы да хуплады. Хәзер ФАПта иң эссе көннәрдә дә җиләс, – дип сөйләде фельдшер Ләйлә Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев