Геройларны искә алдылар
Яңалыклар

Геройларны искә алдылар

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Яңа поселогында тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән сугышчылар хөрмәтенә тантаналы митинг узды. 

Җирлек башлыгы Гөлнара Хөсәенова халыкка мөрәҗәгать итеп: «Без Совет халкының, бабаларыбызның  батырлыгын хәтерлибез. Бүген безнең егетләр яңадан дөреслек һәм гаделлек өчен көрәшәләр. Аларның батырлыгы – җиңүчеләр буынының Бөек традициясен дәвам итү».

Акциядә катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, Хәтер шәмнәрен кабыздылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар. 

Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!

 

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев