Яңалыклар

«Диалог» төзелеш оешмасы Новотроицкое мәктәбенә яңа төс кертте

Бүген районның төзелеш тармагында «Диалог» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте саллы урын били. Тиздән ул безнең территориядәге эшчәнлегенең юбилей датасын билгеләп үтәчәк - район белән хезмәттәшлек итә башлавына озакламый ун ел тула. Оешма, нигездә, торак йортларда һәм социаль объектларда ремонт ясау белән шөгыльләнә. Җәмгыятьнең җитәкчелеге, белгечләре һәм эшчеләре үз кулларыннан үткән һәр...

Тиздән «Диалог» оешмасы егетләре Новотроицкое урта мәктәбе бинасын төзекләндерүне төгәлләячәкләр. Мәктәпләрне ремонтлау буенча республика программасына кергән әлеге объектта эш узган елның көзендә - балаларның каникул чорында ук башланган иде. Эшчеләр төзекләндерүгә подвалдан тотындылар. Анда электр белән тәэмин итү системасын, сантехниканы өлешчә алыштырдылар. Кышкы каникулларда «Диалог» эшчеләре мәктәпнең актлар залында эшләделәр. Залның түшәме, стеналары яңартылды, яңа ишекләр куелды. Мәктәп буенча яктырту системасы ясалды, кабинетларда, коридорларда, спортзалда, актлар залында һәм башка бүлмәләрдә электр энергиясен аз сарыф итә торган лампалар куелды. Язгы каникул чорында мәктәптә ремонт эшләренең иң күләмлесе - түбә алыштыру башланды. Моңа кадәр хезмәт иткән тигез өслек урынында хәзер әллә кайдан күзгә чалынып торган яшел профнастил түбә барлыкка килде. Шулай итеп, түбә тулысынча - барлыгы 2200 квадрат метр мәйданда яңартылды. Бу эшләр белән бергә мәктәпнең фасады өлешчә ремонтланды, отмосткалар ясалды. Хәзер төзекләндерүнең соңгы баскычы - мәктәпкә керү юлына брусчатка түшәлә. «Егетләрнең хезмәтеннән мин бик канәгать. Һәр эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкардылар, укытуның оештырылуына комачаулык тудырмадылар, безнең һәр үтенечне исәпкә алдылар. Бинаның түбәсе аерата күңелгә ошады. Бригада эшчеләре кыска гына вакыт эчендә шундый матурлык тудырдылар. «Диалог»лылар көче һәм тырышлыгы белән мәктәбебез яңа төс алды. Коллектив һәм укучылар исеменнән төзүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», - ди мәктәп директоры Әдип Низамов.

Мәктәптә барлык төзекләндерү эшләре, беренче чиратта, «Диалог»ның җитәкчесе Урал Ильясовның һәрдаим күз уңында булса, икенчедән, ул рәиснең уң кулы булган прораб Раил Галиевның тырыш хезмәте аша тормышка ашырыла. «Диалог»ка килеп керүемә бер дә үкенмим. Монда талантлы җитәкче, үз вазифаларын яхшы белә торган эшче кадрлар тупланган. Оешма, читтән субподрядчылар җәлеп итмичә, барлык эшләрне үзе башкарырга сәләтле», - ди Раил Адеханович.

«Предприятиегә килгәнемә алты ел. Биредә һәр эшне булсын дип башкару гадәткә кергән. Эш тотрыклы, хезмәт хакы да. Менә улым Рөстәмне дә үземнең янга чакырдым. Ул хәзер ике ел инде электромонтажчы хезмәтен башкара», - дип, үз фикерен белдерә оешма эшчесе Хамис Нигъмәтуллин.

«Диалог»ның эшчеләре күп түгел - бүген штатта нибары 24 кеше. Шулай да алар бер үк вакытта берничә объектны колачларга өлгерәләр. Мәсәлән, быел райондагы капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы сигез йортның бишесен алар төзекләндерә. Объектлар Новотроицкое, Теләнче Тамак, Калмаш, Шилнәбаш авылларында һәм Яңа поселогында. Иштирәктә алар авыл җирлеге бинасын ремонтлыйлар. Район хакимияте бинасының коридорларын да «Диалог» егетләре яңартты, әле авыл хуҗалыгы идарәсе өлешендә төзекләндерү дәвам итә. Шәһәрнең 8/22 йортында урнашкан архив бүлмәсе дә шушы оешма көче белән үзгәреш кичерә.

Бүгенге көндә предприятиенең еллык эш күләме уртача 30 млн сум тәшкил итә. Ун елга якын вакыт эчендә үзен ышанычлы партнер буларак күрсәткән бу компаниягә район җитәкчелеге төзекләндерү эшләрен бер дә курыкмыйча, нәтиҗәнең сыйфатлы булачагына инанып тапшыра.

реклама хокукында

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев