Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләннән Рәисә Лотфуллина 90 яшен билгеләп үтте

Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Сәләхетдин кызы Лотфуллинаныңн 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Аны котларга районыбыз башлыгы урынбасары Әсхадә Наврозова, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина,Биклән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Хөснуллина килделәр. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын...

Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Сәләхетдин кызы Лотфуллинаныңн 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Аны котларга районыбыз башлыгы урынбасары Әсхадә Наврозова, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина,Биклән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Хөснуллина килделәр. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар. Юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк иттеләр.

Җылы яз аенда тугангамы, изге куңелле, үтә сабыр, матур сүзле, зирәк, дини, авылыбызның ак әбисе ул - Рәйсә әби! Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыклар - ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт аны да читләтеп үтмәгән. Бөтен авыл белән беррәттән ул да «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» - дип тырышкан. Ленинград блокадасыннан бер аягын югалтып кайткан авылдашы Габдулла белән гаилә корып, тигез матур гомер кичерәлэр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе тумыштан инвалид төпчек улын караган, олы улы вафатыннан соң урын өстенә калган ирен 5 ел сабый бала кебек тәрбияләгән әбекәйгә чын мәгьнәсендә һәйкәл куярлык, аның сабырлыгына таң калырлык! Тормышта нинди генә авырлыклар күрсә дә һәммәсенә кәнагать кала белә ул, тәмле сүзе, киңәшләре, шифалы догалары белән ярдәм итә. Бүгенге көндә Рәйсә әби улы, ике кызы, килене, кияве, 6 оныгы, 8 оныкчыгы җылысын-назын тоеп яши. Аңа сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез, дип яза Бикләннән Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев