Инде хәбәр иткәнебезчә, авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең төзелеше һәм шул җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау максатыннан 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгында сан алу бара.
Исәпкә алучылар, шәхси хуҗалыкка кергәндә, иң элек үзләренең таныкнамәләрен күрсәтергә тиеш. Алар кием-салымнары буенча да тиз таныла - өсләрендә зәңгәр төстәге жилет, башларында шундый ук төстә кояштан саклагыч козырек, кулларында «ВСХП-2016» эмблемасы төшерелгән зәңгәр сумка булыр. Алар авыл хуҗалыгында продукция җитештерү белән бәйле бөтен нәрсәне исәпкә алырга тиеш. Моңа авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен файдаланыла торган җир участоклары ияләре яисә арендаторлары, терлек-туарлары булган юридик һәм физик затлар, шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре: хайваннар, кыйммәтле мехлы җәнлекләр, йорт куяннары, кош-корт, хәтта бал кортлары керә. Узган еллар белән чагыштырганда, бу елның сан алу бланкларында яңа сораулар барлыкка килде. Әлеге сораулар яңа технологиялар куллануга кагыла. Мәсәлән, терлекләрне шәхси ашату системасы, энергия белән тәэмин итү чыганаклары, шулай ук кредит, субсидия алу һәм аны куллану үзенчәлекләре.
6 июльдә хакимияттә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, идарә хезмәткәрләре, Дәүләт статистикасының район территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхуллина катнашында район фермерлары белән очрашу узды. Анда авыл хуҗалыгында барган сан алуга кагылышлы сораулар да каралды. Фермерларга сан алудан шикләнүнең урынсыз булуы әйтелде. Беренчедән, сан алучылар шәхси хуҗалыкның адресын да, хуҗасының исемен дә теркәми. Исәпкә алу бланкында бары тәртип номеры гына була. Икенчедән, җыелган мәгълүматлар статистика системасыннан читкә китми. Хәтта прокуратура, эчке эшләр, тикшерү органнары да әлеге сан-белешмәләрне ала алмыйлар, тупланган материаллар закон нигезендә саклана.
Йорттан йортка йөргән сан алучыларга авыл халкының карашы нинди икән? Хәзер бит кеше өенә үтеп керергә тырышучы мошенниклар да күбәйде, шуңа күрә авыл кешесе бар нәрсәгә сагаеп карый. Бу хакта Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган участокның сан алучысы Гүзәлия Попова белән сөйләштек.
- Авыл халкы белән эшләве әллә ни кыен түгел. Авылда бар да ачык, кеше кешене белә. Халык сан алуда актив катнаша, бик теләп аралаша. Ябык капка, усал этләргә тап булган юк. Якты йөз белән каршы алалар, хуҗалыкларын бик теләп үзләре күрсәтәләр. Халыкның сан алучыларга ышанычлы карашы бик сөендерә. Дөрес, төрле характердагы һәм кәефтәге кешеләр белән очрашырга туры килә, әмма хисапчының бурычы - һәр кеше белән уртак тел табып, үзеңнең вазифаңны төгәл башкару, - дип сөйләде Гүзәлия ханым.
Нет комментариев