Белгеч белән очрашу үтте
Район Пенсия фонды идарәсе шәһәргә күчкәннән соң, авылдагы пенсионерлар югалып калгандай булдылар. «Юлда йөрүе бер кыен булса, шәһәргә баргач, идарәсен табып булмый. Инде сораштырып, бинасын табып керсәң, халык күп була», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм менә Чаллы шәһәре һәм район Пенсия фонды идарәсе авыл пенсионерлары белән эшләүнең...
Район Пенсия фонды идарәсе шәһәргә күчкәннән соң, авылдагы пенсионерлар югалып калгандай булдылар. «Юлда йөрүе бер кыен булса, шәһәргә баргач, идарәсен табып булмый. Инде сораштырып, бинасын табып керсәң, халык күп була», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм менә Чаллы шәһәре һәм район Пенсия фонды идарәсе авыл пенсионерлары белән эшләүнең бик уңайлы юлын тапканнар: идарә белгечләре үзләре авылларга килеп, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр. Бу тармакта үзгәрешләр булып кына тора, шуңа күрә яңа кануннарын аңлаталар, әңгәмәләр үткәрәләр.
Күзкәй авыл җирлегенә идарәнең халык белән эшләү хезмәте баш белгеч-эксперты Алия Наил кызы Вәлишина килде. «Алия Наиловнаның һәр кешенең соравына саф татар телендә ипле итеп аңлатуына, кешегә карата ихтирамына сокландык», - диделәр очрашуга килүчеләр ахырдан фикер алышканда. Пенсия фонды идарәсендә халык белән эшләүнең кеше өчен уңайлы юлын тапканнар.
Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев