Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем бәйрәме белән!

Иртәгә 1 сентябрь – Белем бәйрәме. Бу көнне без беренче кыңгырау чыңын, туган мәктәбебезне, сыйныфташларыбызны, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә төшерәбез.

Белем бәйрәме балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана, мәктәп еллары хәтердә гомерлеккә уелып кала, чөнки нәкъ менә мәктәптә яшь буынның киләчәге билгеләнә, ул кирәкле белемнәр генә алып калмый, рухи һәм физик яктан җитлеккән шәхескә әйләнә. Уку – ансат эш түгел, юкка гына аны энә белән кое казуга тиңләмәгәннәр. Ә иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. 
Район мәктәпләрендә быел 3308 бала белем алачак. Шуларның 416сы – беренче сыйныфка килүчеләр. Алар яңа һәм мөһим чорга аяк басалар. 
Яңа уку елы алдыннан барлык райондашларны Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, һәркемнең белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәвен телим. Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Укытучыларга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр телим. Яңа уку елы котлы булсын!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев