Яңалыклар

«Балкыш»та яңа смена

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагере базасында 18 июльдән яңа смена ачыла. Ул сәнгать-эстетика юнәлешендә эшләячәк.

Биредә төрле районнардан килгән 57 бала ял итәр дип көтелә. Сүз уңаеннан, быел лагерьда җәй башыннан ук «Батыр» спорт сменасы эшләде. Аннары «Балкыш» базасында «Галактика балалары» дип исемләнгән республика сменасы узды. Ә 5 августтан лагерьда соңгы смена – лингвистика сменасы үз эшен башлаячак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев